Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бөек Җиңүдә аның да өлеше бар

Шушы көннәрдә Иске Ишле авылында гомер итүче Хәсәнҗан ага Хуҗиев үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Хәсәнҗан Сәлимҗан улы Хуҗиев Иске Ишле авылында туа. Аның балачак, яшүсмер чоры авыр еллар аша үтеп, төрлесен күрергә туры килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авылда, ул вакыттагы "Сталин" колхозында, атлар караучы булып эшли башлый. Аннан соң 1940 елда Яшел Үзән шәһәрендәге фанер заводына эшкә китә. Инде тормышлар беркүпме яхшырып, тынычлап яшисе вакытта гына Бөек Ватан сугышы башлана. Хәсәнҗан аганың да яшьлек елларын урлый ул каһәр төшкән сугыш. Яшь, тыңлаучан, һәр эшне намус белән үтәүче Хәсәнҗан аганы кайда авыр шунда җибәрәләр. Тархан якларында окоп казырга да, колхозда төрле эшләр башкарырга да туры килә аңа. 1942 елның маенда армиягә чакыралар һәм Чиләбе трактор заводына алып китәләр. Ул вакытта Чиләбе заводы тракторлар урынына фронт өчен танклар чыгара торган була. Көнне-төнгә ялгап эшлиләр, чөнки фронт танкларны "йотып" кына тора. 1944 елның маенда производство җәрәхәте алып, ул туган авылына әйләнеп кайта, колхозда җиң сызганып эшкә керешә. Төрле елларда колхозда бригадир, ферма мөдире кебек җаваплы вазифаларны да намус белән үти. Авылдагы кибеттә сатучы, почтальон хезмәтләрен дә башкарырга туры килә. Лаеклы ялга чыккач та тик тормый Хәсәнҗан ага, Матак авылындагы ипи пешерү йортыннан авыл халкына, колхозның ашханәсенә икмәк кайтара.
Аның намуслы хезмәте Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнә. Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен Җиңүнең 40, 45, 50, 55, 60, 65 еллыгы уңаеннан медальләр белән бүләкләнә.
Хәсәнҗан ага тормыш иптәше Бибирахилә апа белән тигез тормышта 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәрберсенә ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Бүгенгесе белән бик бәхетле Хәсәнҗан ага. Балалары әтиләренең хәлен һәрдаим белешеп, атна саен кайталар, оныклары "бабай" дип өзелеп торалар. -Аллага шөкер, балаларым тәүфыйклылар, тәрбиялиләр үземне. Еллар гына тыныч булсын, бәла-казалар килмәсен,-ди ул елмаеп.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр ќићњ