Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Безнең хат ташучыбыз Фирүзә

Элек һәр гаилә 5-10 газета-журнал яздыра иде. Хәзер кеше телевизор, интернеттан мәгълүматны күбрәк ала. Шулай да газета укучылар юк түгел әле, шулар исәбендә без дә бар.

Сүзебезне рухи яктан даими баетучы авылыбызның хат ташучысы Фирүзә Сабирҗанова турында дәвам итәсебез килә. Кайчан гына очрамасын, Фирүзәнең бер генә дә тик торганын күргәнебез юк, ул һәрвакыт йөгерә. Аның вазифасына газета-журнал, пенсия, хат, субсидия, төрле коммуналь хезмәтләргә квитанцияләр тарату керә. Шуңа тагын газета-журналларга да яздыру планын үтисе... Моннан тыш, бүгенге хат ташучылар көндәлек кирәк-яракларны: чәй, макарон, ярмалар һәм башкасын да өйгә кадәр китереп бирәләр. Кыскасы, "тавык та чүпләп бетерә алмаслык" эш башкаралар.

Хат ташучыбыз Фирүзәне без бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, кешелекле. Тормыш иптәше Дамир белән тату гына яшәп, бер кыз, бер ул үстерделәр, бүген дә матур гына һәркемгә үрнәк булып, гомер итәләр.

Реклама

Фирүзә Сабирҗанованың хат ташучы вазифасында 30 еллап хезмәт куя. Шушы көннәрдә аның гомер бәйрәме дә. Аңа сәламәтлек, бәхет, безгә һәрвакыт күңелле яңалыклар гына ирештерүен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат ташучы