Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Без үтәбез гомер юлларын...

Әй, гомер агышлары. Айлар, еллар үтеп, гомер көзенә керер алдыннан якты, изге, моңсу һәм сагышлы хатирәләрне барлыйсың. Әйтелми калган сүзләр, кылган һәм кылынмый калган гамәлләр, мөмкин булып та башкарылмаган эшләрне уйлый-уйлый, хәтер буйлап үткәннәргә кайтып киләсең.

Тормышның бит шундый мизгелләре була, вакыт агышы кинәт туктап калгандай тоела да, күз алдыңа бала чагың, үсмер елларың килә дә баса. Әле яңа гына сине борчыган вакыйгалар арткы планга күчә, алар урынын бүгенге белән бәйле тирәнрәк фикерләр ала. Яшәү мәгънәсе, кеше бәхете... Аларның барысы да язмыш белән үрелеп, гомер буе аны озата киләләр. Иске Ишле авылының саф һавасын сулап, челтер-челтер аккан чишмә суын татып буйга җиткәч тә, Гөлфизә Мәхмүтова балачак хыялын канат итеп Буа медицина училищесына укырга керә.

-Әйе, медицина хезмәткәре булу балачак хыялым иде. Ак халатлы кешеләрдә мин ниндидер шәфкатьлелек, изгелек сыйфатларын күрә идем. Гомумән, ул миңа ак фәрештә сыман тоела иде,-ди ул, яшьлек елларын искә төшереп.

Булачак һөнәрен сайлап ялгышмый Гөлфизә. Диплом алды практикасын район үзәк хастаханәсендәге "Ашыгыч ярдәм" бүлекчәсендә үтә. Булачак яшь белгечне коллектив шунда ук үз итә, җитәкчелек тә аңа зур өмет баглап, хастаханәгә кайтуын сорый. Гөлфизә исә дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә генә тапшырып, "фельдшер" белгечлеге алгач, шунда ук эшкә дә кайта. Кызга канатлар чыккан диярсең, көнне-төнне белми үзенә тапшырылган үтә дә җаваплы хезмәтне җиренә җиткереп башкара, чакыру булган урынга килеп, авыру кешегә беренче ярдәм күрсәтә алуына шатлана. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк авыл халкы өчен медицинаның никадәр мөһимлеген аңлый. "Ашыгыч ярдәм"не чакыручыларның да күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Алар белән аерым уртак тел табу кирәк. Ни генә булмасын авыру кеше ак халатлы хезмәткәргә өмет, ышаныч һәм хөрмәт белән карый. Ә ул аларны һич кичекмәстән акларга тиеш.

-Райондашларыма ярдәм итә алуым белән мин бәхетле,- ди Гөлфизә Әхәтовна. Бөтен барлыгын кешеләр сәламәтлеге сагында торуга багышлаган олы җанлы шәфкать туташына үзәк хастаханәдә төрле җаваплы эшләр йөклиләр. Аңа инфекция бүлегендә дә, физиотерапия белгечлегенә укып кайткач, физкабинетта да, хастаханә буенча баш шәфкать туташы вазыйфаларын да башкарырга туры килә.

1990 нчы еллар башында Казанда ике ел укып һөнәри белемен күтәрә һәм шуннан бирле райондашларыбызга терапия буенча табиб хезмәтен күрсәтә.

-Медицина фәнен гел өйрәнергә, укырга кирәк, аның ачылмаган серләре бик күп,- ди ул.

Дистә елдан артык инде Гөлфизә Әхәтовна эндокринология, ягъни шикәр чирен дәвалау юнәлешендә күп эш алып бара. Һәр ел саен ике мәртәбә Казанда үткәрелә торган зур конференцияләрдә катнаша. Әлеге чир буенча туплаган язма материаллары да бик күп аның.

-Әлеге чир белән районда 458 кеше авырый. Әмма, ни кызганыч, ел саен аларның саны арта гына бара. Бу дөньякүләм проблема, әмма медицина гел алгарыш юлында, теләсә нинди авыруларга карата яңадан-яңа ачышлар барлыкка килә, киләчәктә дәвага бирешми торган чирләр булмас, дип ышанам,- ди табибә.

Олы җанлы, миһербанлы һәм рухи яктан да матур кеше ул Гөлфизә Әхәтовна. Үзе янына ярдәм сорап килгән берәүне дә кире какмас, игътибар белән тыңлап, дәвалау чарасын күрер. Аның эш бүлмәсе ишеге артында әнә никадәр кеше, берәүләргә киңәш кирәк, икенчеләре тәмам газаплаган авыруыннан зарлана. Авыру кешенең күңеле нечкә шул аның. Күп вакытта табибның игътибары, йомшак сүзе, хәтта күз карашы да аңа дәва була ала. Моны шушы хезмәткә 35 елдан артык гомерен багышлап, зур тәҗрибә туплаган табибә яхшы аңлый.

Гөлфизә Әхәтовна медицинадан тыш сәнгатьне дә үз итә. Район мәдәният йорты сәхнәсендә аның гармунда уйнап җырлаганын күпләр әле дә яхшы хәтерли. Авылда яшәгән чакта абыйлары алган гармунны тарткалый-тарткалый алардан да алданрак көйләр чыгара башлый ул. Мәктәп елларында ук язылган шигырьләре һәм хикәяләре район газетасы битләрендә дә урын таба. Кызы Алсуның югары белем алып, юрист булуына да шатлана Гөлфизә ханым. Яр Чаллы прокуратурасында, тормыш иптәше Наил белән никадәр җаваплы эш башкаруларына да карамастан, бик еш кайтып, аралашып торалар. Өченче сыйныфта укучы оныгы Камилның уңышларына бигрәк тә сөенә ул. Гел бишлегә генә укучы Камил шахматны, хоккейны бик яхшы уйный икән. Телефон аша сөйләшкәндә әбисен үзенең булганлыгы белән шатландырып кына тора. Әле әбисенең юбилей көннәрендә дә шалтыратмый калмас. Шушы уңайдан без дә Гөлфизә Әхәтовнаны ихлас күңелдән котлыйбыз, җан тынычлыгы, һәр мизгелдән тәм табып яшәвен, иң якын кешеләрең янәшәсендә озын һәм хәерле гомер кичерүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табибә