Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

...Без үтәбез гомер юлыннан

Хезмәт юлын район финанс бүлегендә инструктор булып башлаган, май-сыр заводы генераль директоры, аннан соң ПМК "Мелиорация" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры кебек дәрәҗәле постларны биләгән Фагиль Яфизовны районда белмәгән кеше бармы икән?!

Әнисе Айсылу апа да 42 ел райпо системасында эшләп, халык арасында абруй казанган кеше иде, мәрхүмә әнисенең: "Кешене рәнҗетмә, ярдәмеңнән ташлама", дигән сүзләре тормыш шигаре булып гомере буена озатып килә аны.

...Яшьли яңалыкка, белемгә омтылган егет Мәскәү финанс техникумын, аннан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең икътисадчы-оештыручы бүлеген тәмамлый.

Май-сыр заводы директоры булган чорларда җитәкче җилкәсенә төшкән эшләрне санап кына чыксаң да, хәйран калырлык. Завод янындагы 20ләп өй куелган яңа урам, шаулап үсеп киткән каенлык-ул еллар хәтирәсе. Ул елларда көненә 3әр тонна май, 2 тонна сыр, 1 тонна сөт продуктлары җитештерелү турында хезмәткәрләр әле бүген дә искә алып сөйлиләр.

Ә тырыш кеше кайда да югалып калмый, үзен күрсәтә ала. Кол Шәриф мәчете төзелешенә ярдәмнәре өчен "Мелиорация" коллективына беренче Президент М.Шәймиев Рәхмәт Хаты җибәрә. Саный китсәң, андый игелекле эшләр күп.

ПМК "Мелиорация" генераль дректоры вазифасына алынганына да 7 ел вакыт үткән менә.

Кайда гына эшләсә дә, техниканы яңартуны беренче урынга куя ул. Бу еллар эчендә 5 су корылмасына капиталь ремонт үткәрелгән, 7 күпер салынган, 18 километр арадагы юллар күтәрелгән һ.б., һ.б..

-Су корылмаларын яңарту буенча өч еллык Президент программасы буенча эшлибез. Быел Кече Чынлы, Шатрашан, икенче елга Алешкин-Саплык, Дуван, Иске Чокалы су саклагычларын тәртипкә китерү максаты куелды. Быел исә Иске Элмәле буасын тәртипкә китердек. Бу эшләр алдагы елларда игеннәрне, күпъеллык үләннәрне сугару максатында эшләнә,-ди җитәкче.

50 яшь-ир уртасы, әле эшләнәсе эшләр, яулыйсы үрләр алда кебек тоелса да, Фәния, Фагиль Яфизовлар әби-бабай инде хәзер. Ике ул, бер кыз үстерделәр алар. Ләйсән -психолог, Фәнис-инженер механик һөнәре алдылар. Фидаиль әлегә Федераль Банк мәктәбендә укый. Оныклары Айзилә, Илзилә, Камилә гаиләнең нуры булып үсеп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне