Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бер җылы сүз җитә кайвакыт

Күңел булу өчен бик күп кирәкми шул, олыгайгач бигрәк тә. Иске Шәйморза авылында яшәүче Сакия апа Хәсәнова 90 яше белән котларга дип килгән кунакларны куанып каршы алды. Бу вакытта аның күзләреннән туган көнендә иң кадерлесе - үзен онытмаулары, искә алып килүләре сөенечен укырга мөмкин иде.

-Уйланып, ятып тора идем әле менә. 90 яшем дә тулды, бигрәк күп бит бу, күпме сулар аккан. Шулай да бу көннәрне исәнлек белән каршы алуыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен,-ди Сакия апа.

Чыннан да, бер көн эчендә дә әллә нинди вакыйгалар булырга мөмкин, ә монда 90 ел. Шушы еллар үз эченә, кеше гомерендә генә түгел, хәтта ил күләмендә дә әллә никадәр үзгәрешләрне колачлый.

Иске Шәйморза авылында туып, үсеп Сакия апа язмышын шушындагы туфрак белән бәйли. Сугышның авыр елларында ирләр белән беррәттән урманын да кисә, торфын да чыгара, хәтта окоп казырга да бара. Шушы елларның кайтавазы булып, документлар арасындагы медальләрнең чыңы гына яңгырый хәзер.

-1941 елда Буа районына җибәрделәр. Шунда 3 ай да 15 көн дәвамында бертутаусыз окоп казыдык. Авыл кызы, көч бар, шуңа да бар авыр эшләргә куша иделәр. Түздек, сынмадык, авырлыкны да бик күп күрдек,-ди ул.

Тыныч тормышта ул сугыштан аяксыз кайткан Адиҗан белән гомерен бәйли. Балалар үстерәләр, хуҗалыкта хезмәт куялар алар. Сакия апа 30 ел Иске Шәйморзаның данлыклы алма бакчасында хезмәт куя. Бүген әлеге бакчаның юклыгына бик уфтана ул.

Ходай үзе яраткан адәм баласын сынаулар белән сыный, диләр. Күрәсең, мин дә шушы рәттәмен, ди Сакия апа. Аңа тормыш иптәшен җирләү, кайгы-хәсрәтләрне дә күрергә туры килә. Әле менә озак түгел янәшәсендә бергә гомер кичергән килене якты дөнья белән хушлаша. Бүген улы Иршат белән яшәп калганнар, ул аңа-икенче сулышы, киңәшчесе, ярдәмчесе дә.

Тормышлары җитеш, өйләре җылы. Күз тимәсен, Сакия апага карап сок-лануымны да яшермим, зиһене дә бик үткен. Дөнья яңалыклары белән танышып бара, намазларын да калдырмый.

90 яшьлек юбилее белән аны район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар. Сакия апага Президент, район хакимияте башлыгы исеменнән котлауларны, бүләкләрне тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 90 яшь