Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

"Бер ел берни түгел", ди Иске Чокалы авылы егете Фәнис Хисаметдинов

Иске Чокалы авылы егете Фәнил Хисаметдинов та армиядә командирлар тарафыннан үрнәк яктан күрсәтелә. Күптән түгел әнисе Резидә Зульхарнеевага мондый хат килеп ирешкән.

"Хөрмәтле Резидә ханым!

Сезнең улыгыз Фәнил Хисамединов Ватан алдындагы намус белән хезмәт итү турындагы антына тугрыклы. Хәрби әзерлек барышында үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә алды. Эчке хезмәт барышында күп тапкырлар мактау сүзләренә лаек булды. Хезмәт сөючән, командирлар, хезмәттәшләре арасында да абруе зур.

Шундый ул үстергәнегез өчен сезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез, киләчәктә дә улыгыз сезнең таянычыгыз, илебезнең лаеклы шәхесе, яклаучысы булыр дигән ышаныч белдерәбез", диелә әлеге хатта.

Фәнил армиягә Буа медицина училищесынннан академик ял алып китә. "Бер ел берни түгел, вакытында хезмәт итәргә кирәк", ди ул. Әнисе Резидә ханым әйтүенчә, кайткач укуын тәмамларга вәгъдә биргән. Башлап, Белгород шәһәрендә укуларда булганнар, бүгенге көндә ул Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә. Тиздән Фәнилне якыннары өйдә көтәләр, декабрьдә аның хезмәт срогы тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте