Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Белем бирүдә отышлы адым

Л.В.Занковның үстерешле укыту системасы укучының фикерләү сәләтен һәръяклап үстерүне күздә тота.

Мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән балаларның укытучысы булу-үз өстеңә шактый ук дәрәҗәдә зур җаваплылык алу ул. Әнә синең каршыңда әти- әниләренә ияреп килгән сабыйлар. Алар кыймый гына синең күзләреңә карыйлар, һәрбер хәрәкәтеңне күзәтәләр. Беренче сыйныфка укучыларны кабул иткәндә, мин үз алдыма укучыларда укуга кызыксыну уяту, мәктәпкә һәм сыйныфташларына ияләшү, әхлаклылык сыйфатлары, туган як һәм аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куям. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучыларының педагоглык эшчәнлегендә, авторлыкны да кертеп, теләсә кайсы модельне сайларга мөмкинлек бирә торган вариатив принцип кулланыла. Белем бирү дәрәҗәсен күтәрү буенча даими һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Курс әзерлеге кадрлар белән эшләүнең мөһим юнәлешенә-укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрүгә хезмәт итә. Белем бирүнең эчтәлеген яңарту, яңа педагогик һәм мәгълүмат технологияләрен үзләштерү, укыту-тәрбия эшен оештыруда яңа формалар эзләп табу мәктәптә инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып тора. Бездә шулай ук белем бирүнең башка төрле системалары һәм нәтиҗәле технологияләре үзләштерелә. Мин үзем башлангыч сыйныфларда дүртенче ел инде Л.В.Занков системасы буенча эшлим. Аның отышлы икәнлеген үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Шушы уңайдан дәресләрдә логик биремнәр үтәү һәм хәтерне тикшерү өчен күнегүләр эшләү бик файдалы. Мәсәлән, хәтер хатлары, сүзләр диктанты язу, геометрик фигураларны чагыштыру һәм төрле уеннар куллану укучыларның фикерләвен, күзәтүчәнлеген арттырырга ярдәм итә. Математика дәресләрендә дә бу юнәлештә күнегүләр эшләтәм. Гомумән, укыту барышында баланың тулаем өлгереше өчен шартлар тудырырга тырышам, монда мин аның акыл үсешенә, ирегенә, сиземләвенә һәм әхлаклылыгына игътибар итәм. Әлеге һәр компонентның үсеше өчен аларга бертигез дәрәҗәдә мөһим әһәмият бирүдән тыш, укучыларның физик һәм психологик сәламәтлекләрен саклауга да зур игътибар бирәм.

Әлеге система буенча теләсә нинди бала-көчлеме ул, йомшакмы, уңышлы укый ала. Чөнки ул система мәктәпкә тәүге тапкыр укырга килгән барлык балаларга да юнәлдерелгән. Бары тик балаларның көченә ышанырга, һәр баланы ничек бар шулай кабул итәргә, белемгә мөстәкыйль омтылырга өйрәтергә, баланың актуаль үсешен генә түгел, ә аның киләчәктәге үсеш дәрәҗәсен дә билгеләргә кирәк.

Занков системасы буенча укытуның нәтиҗәлелеге балаларны инициативалы, үз фикерләрен ирекле әйтеп бирергә омтылучан, башкаларны тыңлый һәм карашларын кабул итүчән, төркемдә эшләгәндә рольләрне бүлә белүчән, үз фикерләрен нигезле итеп сәләтле исбатлый алучан, аргументлы нәтиҗә ясый алырлык укучылар үстерүдән гыйбарәт. Андый укучылар үзләренең тирән белемле һәм гомуми үсешле булулары белән аерылып торалар. Башлангыч сыйныфларда белемгә ныклы нигез салуның нәтиҗәсе шундый булырга тиеш. Л.В.Занков карашына нигезләнеп, башлангыч белем биргәндә укучыларның гомуми үсеше, ягъни акылларын, ирекләрен, сизү тойгыларын, белергә тырышуларын һәм күнекмәләрен үстерү бурыч итеп куела. Мин сыйныфта белем бирүне бөтен сыйныф өчен дә бертигез санамыйм, ә конкрет һәр укучыга индивидуаль якын килергә тырышам. Моннан чыгып йомшак укучыларны көчлеләр дәрәҗәсенә "тартуны" да максат итеп куймыйм, ә һәр укучының сыйныфта ул "көчле" яисә "йомшак" саналуына да карамастан, аның индивидуальлелеген ачам.

Үстерешле укыту укучыларга "җиңел" тормыш вәгъдә итми. Киресенчә, ул бай эчтәлекле һәм интенсив юнәлештә бара. Ә алда торган кыенлыкларны җиңми торып уйлаучан һәм мөстәкыйль кеше тәрбияләргә мөмкин дә түгел. Әлеге система буенча эшләүне җиңел дип әйтмим, һәрчак эзләнүләрдә булырга туры килә. Әмма минем укучыларыма яңа әсбаплар буенча уку кызыклы һәм мавыктыргыч оештырылганлыктан, дәресләрдә катнашу һәм җаваплар бирү ошый. Тыңлап утыру, кабатлау һәм охшатып кабатлауларга алмашка проблеманы күрә белү һәм аларны кабул итеп мөстәкыйль гамәлгә ашыру кебек яңа таләпләр килә. Л.В.Занков системасы буенча укыту яңа эрага туры килерлек белем бирә торган башка төрле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев