Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Балаларым шатлыгым

Шушы көннәрдә Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Наилә Нурулловага суд приставларының Федераль хезмәтеннән Рәхмәт Хаты килде.

Рәхмәт Хаты Наилә ханымның улы Айратны мактап язган сүзләрдән тора. Менә андагы юллар: "Сезнең улыгыз үзен бар яктан да инициативалы, компетент, җаваплы хезмәткәр итеп танытты. Билгеле әлеге уңышларга ирешүдә сезнең дә олы хезмәтегез, тәрбиягез роль уйный", диелә.

Наилә ханым Нуруллова өч балага гомер бүләк итеп, олы тормышка чыгара. Бүген һәркайсының уңышларына сөенеп яши. Кызганычка әлеге шатлыгы белән уртаклашырга бүген янында тормыш иптәше Радик кына юк.

Язмыш аларны быел кайгылары белән күп сынады. Тормыш иптәше Радик, аның бертуганнары вафат булган. Наилә ханым әтисен, кайнанасын да җирләгән.

Улының җитәкчеләре тарафыннан килгән әлеге хатны да ул кара болытлар арасыннан чыккан кояш кебек кабул иткән.

-Аларның шатлыгы-минем шатлыгым, ди ул.

Хатын-кыз һәр заманда да көчле, сабыр булып кала белгән. Наилә Нуруллова да шундыйларның бер үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне