Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Балалар өчен таган ясаган

"Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми", дип белми әйтмәгәннәр. Быел Балаларны яклау көне һәм милли бәйрәмебез Сабантуенда мәйданга урнаштырылган яңа таганга, русча әйтсәк, качельга күзем төште.

Таганны ясаучы якташыбыз-Виктор Тягусев булып чыкты. Ул Зур Аксу авылыннан. Балалар өчен таганны үткән елның октябрь аеннан ясый башланган. Матур итеп бизәгән, өстенә дә якты төсләрдән япма тегеп урнаштырган. Шунда ук янына балалар утырткан кечкенә техника килеп туктады. Аны да үз куллары белән ясаган булып чыкты.

Янәшәдә генә басып торучы, тормыш иптәше Викторның агачтан төрле әйберләр ясау белән күптәннән шөгыльләнүен әйтте. Быел исә менә балаларны куандырмакчы булган һәм теләгенә ирешкән дә.

Реклама

"Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми" дип әйтүләре хак. Бүгенге заманда мондый һөнәрле булуың, гаиләгә өстәмә матди ярдәм дә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек