Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Балачак хыялына тугрылык

Юрий шофер булырга балачактан ук хыяллана.

1978 елда Кораллы көчләр сафларына чакырылганчы махсус курсларда укып машина йөртү таныклыгы ала. Бу һөнәре аңа армия хезмәтендә дә ярап куя. Хәрби машинаны үрнәк төстә йөртүе өчен командирлар тарафыннан берничә кат Мактау хатларына лаек була. Юрийның аннан соңгы тормышы да машина руле артында үтте. 1983 елдан башлап 28 елга якын район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищеда шофер- инструктор хезмәтен башкарды. Шушы елларда ул өйрәткән курсантларның күбесе үз һөнәрләре буенча мактаулы шоферлар булдылар, дәүләт бүләкләре алдылар. Соңгы елларда Юрий Чамин җаваплылыгы чикләнгән "Агротехника" җәмгыятендә хезмәт куя. -Юрий Иванович универсаль кеше, теләсә нинди техниканы бик оста идарә итә. Быелгы урак чорында "ДОН-1500" маркалы кыр корабында эшләде, районның барлык хуҗалыкларында да диярлек ашлык суктыруда катнашты. Хәзер янә "КамАЗ" маркалы машинага утырды. Теләсә кайсы вакытта рейска чыгып китәргә әзер ул,- ди җәмгыять җитәкчесе Фәнис Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер