Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Авылыбызның аксакалы

Бу көннәрдә Яңа Чокалы авылында гомер кичерүче Рөстәм ага Шакмаевка 75 яшь тула. Ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Хезмәткә мәхәббәт, бер-береңә ярдәм итү, хөрмәт күрсәтү кебек сыйфатларны булдыруда аңа шушы ишле гаиләсе ярдәм итә.

-Яшьли олылар белән эшләргә туры килде. Тракторлар колхозда берәмтекләп кенә санарлык иде, шуңа да бар авырлык атлар, сыерлар, үзгезләр өстенә төште,-дип искә ала Рөстәм абый.

7 класс белеме белән, 1959 елда, хәрби хезмәткә алына. Шушы елдан башлап, 1962 елга кадәр, хезмәт итәргә туры килә аңа. Техника җене кагылган яшь егетне армиядән кайткач, трактор бригадасы өчен җаваплы итеп куялар. Шофер булып та озак еллар эшли. Гомумән, райондагы "иң әйбәт шофер" исемен лаеклы йөртә ул. Пенсиягә чыккач та, шофер хезмәтен өч ел үти.

50 ел эшләү дәверен искә алып, хезмәт ветераны Рөстәм абый сигез колхоз рәисе белән эшләвен сөйли. Бер чорда хезмәт иткән әлеге җитәкчеләр белән язмыш юлларының туры килүенә горурлануын белдерә. Социалистик ярышта уңышлар яулый, Рәхмәт Хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше Венера апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар туган-үскән оядан китсәләр дә, кайтып йөриләр, әти-әниләренә ярдәм итеп яшиләр.

Венера апаны да быел 70 еллык юбилее көтә. Ул да туган авылында гомерен үткәргәнгә һич үкенми, колхозда эшли. Тырыш гаилә бүген дә бакча карап, мал-туар асрап гомер кичерә.

-Рөстәм абый авылда ветераннар советы рәисе вазифасын башкара. Авыл халкын дини яктан тәрбияләүдә зур көч куя, авылыбызның аксакалын һәркем хөрмәт итә, аннан үрнәк ала,-ди авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр