Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Авылдашлар юбилярны тәбрикләде

Кайчак шулай өлкәннәр белән аралашып утырганда аларның үз- үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм инсафлыгына сокланып куям. Бөтен гомерен авыр хезмәттә бил бегеп үткәрүгә дә карамастан, андый кешеләр гади булып кала беләләр, кылган гамәлләрен көндәлек эшкә сылтап "кешедән аерым берни дә эшләмәдек инде" дияргә яраталар.

Картлар мәчеткә, җомга намазына җыелган. Аларның бөтенесе дә диярлек пенсионерлар, кайчандыр колхоз эшендә катнашып илнең азык- төлек программасын үтәүгә үзләреннән өлеш керткән. Араларында терлекчеләр дә, механизаторлар да бар. Район үзәгеннән килгән ветераннар советы рәисе Роберт Закировны, шушы совет эшчәнлегендә актив катнашучы Рөстәм Хәмидуллинны һәм фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуровны алар ишек төбеннән үк җылы каршы алдылар. Авылдашлары Җәүдәт Аббазовка шушы көннәрдә 80 яшь тулу уңаеннан килде әлеге кунаклар. Роберт Фәизович моннан күп еллар элек Зур Чынлы урта мәктәбендә директор булып эшләгәнлектән юбиляр белән күптәннән таныш булып чыкты. Армия хезмәтеннән соң Җәүдәт Аббазов Ташкент шәһәренә китеп юллар төзү оешмасында хезмәт куя. "Чит җирләрдә никадәр яхшы булса да, туган як сагындыра икән ул, өч елдан соң- 1961елда Зур Чынлыга кайттым. Дуңгызлар симертү фермасында ике ел эшләгәннән соң көпчәкле трактор бирделәр. Шуннан башлап 67 яшь тулганчы механизатор хезмәтен үтәдем. Данлы хезмәтем өчен медаль белән бүләкләндем. "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исем бирделәр. Ходайга мең шөкер, пенсия алып яшибез, илгә сугыш килмәсен, без бит сугыш чоры балалары. Аның нәрсә икәнен үз күзебез белән күрдек",- дип сөйли Җәүдәт абый. 1941 елның июлендә үк әтисе Әбделахәтне фронтка алып китәләр. Смоленск янында барган каты сугышта хәбәрсез югала. Өч бала белән тол калган әнисе кара кайгыны ничек күтәрә алгандыр... Бүген дә ул сорауга Җәүдәт абый җавап таба алмый. Иң кечесенә дә бит нибары бер яшь кенә була. Үзеннән дүрт яшькә генә олы Җәмил абыйсы да кул арасына кереп әллә ни эш майтарырлык түгел.

"Күрдек инде нужаны, бала чагыбыз ачлы- туклы заманга туры килде шул. 1946 нче елда кече энебез каты авырап вафат булды",- ди ул авыр сулап. Тормыш аны бик яшьли эшкә өйрәтә, авыр хезмәттә чыныктыра. Шуңа да 40 елдан артык тракторда эшләү чорында иң алдынгылар сафында була. Кушылган эшне җиренә җиткереп үти. Урман да чыгара, җир дә сөрә, тракторына салам өйгеч тагып кибәннәр куюда Җәүдәт Аббазовтан да осталар булмый хуҗалыкта. 80 яшьлек юбилее уңаеннан аңа агро идарә начальнигы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Равил Бикчуров исә авылдашы белән бергә эшләгән елларны барлады, аның хезмәтенә югары бәя бирде һәм истәлеккә бүләк тә алып килгән иде. Мәчет картлары да Җәүдәт абыйга нык исәнлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар