Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Әмир Сабирҗанов юбилеен билгеләп үтте

Хезмәт ветераны, бар гомерен районда игенчелек тармагын, авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Әмир Сабирҗанов шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Иске Чокалы авылында туып-үскән, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган егет хезмәт юлын Ульяновск өлкәсендәге "Россия" колхозында башлап җибәргән. Биредә тәҗрибә туплаганнан соң туган якларга, районга әйләнеп кайтырга карар кыла ул. Җаваплылыгын, төгәллеген күреп, яшь белгечкә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агроном вазыйфасын йөкләгәннәр. Менә шуннан бирле ул, баш агроном, районның игенчелек тармагына лаеклы үз өлешен кертә: агрономнар белән даими элемтәдә тора, яшь белгечләргә киңәшләрен бирә, урыннарга чыгып ярдәм күрсәтә, шушы тармакка кагылышлы статистик мәгълүматлар әзерли. Шул саннардан башка әлеге җаваплы тармактагы хезмәтне планлаштыру, тиешенчә оештыру, аңа контрольлек итү, соңыннан барлык башкарылган эшкә анализ ясау мөмкин түгел. Аларны вакытында туплау өчен Әмир абыйга хас булганча төгәллек, һәр санны кат-кат тикшереп карарга иренмәү таләп ителә. Моннан тыш, хуҗалыкларда семинар-киңәшмәләр, агрономик укулар оештыру, язгы чәчү алдыннан комиссия составында техниканы, язгы кыр эшләреннән соң чәчүлекләрне кабул итү, башка районнар белән үзара тикшерүләр кебек чараларда да катнашырга туры килә. Үз белемеңне күтәрү өстендә дә даими эшләргә кирәк. Югыйсә, игенчелектәге яңалыклардан артта калуың бар.

"Игенчелек тармагына кагылышлы мәгълүматлар сорап, Әмир агага еш мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Һәр хуҗалыкта теге яки бу культура күпме гектарларда игелә, күпме минераль ашламалар, чәчүлек материал таләп ителә, нинди сортлар үстерелә, нинди технология кулланыла, күпме мәйданда эш башкарылган, кыскасы, аннан бу сорауларның һәркайсына җавап алырга мөмкин иде",-диләр аның турында элеккеге хезмәттәшләре.

Өч дистә ел агымсудай узып китсә дә, бу вакыт үзенә күп вакыйгаларны сыендырган. Хезмәт дәверендә аңа күп җитәкчеләр кулы астында эшләргә туры килгән.

-Һәркемнең үзенә генә хас эш стиле була. Әмма кем җитәкчелек итсә дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең максаты, куелган бурычлары шул ук булып кала. Мин элеккеге хезмәттәшләремне бик сагынып искә алам, - ди юбиляр.

Бүген ул үзе яшь агрономнарга остаз булырлык. Шуңа үтелгән хезмәт юлына бары бишле билгесе генә куярга мөмкиндер. Шәхси тормышына да тел-теш тидерерлек түгел аның. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән алар тигез тормышта бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, икеченә дә югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Уллары Рамиль район газ эксплуатацияләү службасы җитәкчесе булса, кызлары Эльвира Казанда. Бүгенге көндә Әмир абый белән Гөлсинә апаның 6 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Ялларда, бәйрәмнәрдә төп нигез балалар, оныкларның шат авазлврыннан шау-гөр килеп тора.

Юбилее уңаеннан хезмәт ветераны Әмир абый Сабирҗановны тәбрикләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, ветераннарның район советы башлыгы урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы җитәкчесе Рамил Ахметов килгән иделәр. Алар ветеранны юбилее белән тәбрик итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы