Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әти-әнисе өчен горурлык ул

Солдат булу турында Фәнис малай чактан ук хыяллана иде. Хәрби офицерлыкка укыргамы икән әллә, дип уйланган вакытлары да булды.

Яшьтән үк нык, физик әзерлекле үсте ул. Мәктәптә һәм Ульяновск дәүләт техник университетында укыган елларында да спорт ярышларында катнашмый калганы булмады аның. Бигрәк тә җиңел атлетиканы ярата иде. Факультетлар арасында призлар яулавы да егеткә канатлар куйды. Хәрби комиссариатка чакыргач та, ул үзен элиталы частькә җибәрүләрен сорады. "Инженер" белгечлеге булган егетне Төньяк Кавказ регионына озаталар. Монда ул техник рота составында бик җаваплы хезмәт башкара. Әле шушы көннәрдә генә якташыбыз Фәнис Вәлив үзе хезмәт иткән ротаның старшинасы итеп билгеләнде. Офицерлар аның хезмәтеннән бик канәгать, Түбән Каракитә авылында яшәүче әти-әнисе дә уллары белән урынлы горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби тәрбия