Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ата- ана горурлыгы

Ленар Яфизов район үзәгендә туып- үсте. Балачактан ук яшьтәшләре арасында үзенең тыйнаклыгы, яхшы укырга омтылуы һәм спортны яратуы белән аерылып торды.

Мәктәптә укыган елларында төрле спорт ярышларында катнашып, җиңүләр яулады. Идел буе федераль университетының юридик факультетында укыган елларында да спорттан аерылмады. 2011 елның 30 июнендә әлеге уку йортын тәмамлап, диплом алды һәм 1 июль көнне Россия Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә дә китте.

Якташыбыз анда да үзен уңай яктан гына танытты. Хезмәтенең беренче айларында ук сугышчан әзерлек отличнигы булды һәм аңа сержант званиесе бирелде. Ул командалык иткән отделение солдатлары барлык күрсәткечләр буенча да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Ленарның үрнәк хезмәт итүе турында часть командирларыннан килгән хатларда да языла.

-Ул безнең горурлылыгыбыз, әти-әнисе Мин-сәгыйрь Абдулкадыйрович белән Гөлфия Зарифулловна да уллары белән урынлы горурлана алалар,- ди район хәрби комиссары Вил Нуруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел