Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Асыл егетләр авылда яши

Гомер үткән саен кеше күбрәк уйлана. Артта калган яшьлек елларын барлый. Билгеле инде, гомернең һәр чорында да онытылмаслык вакыйгалар, хәтердән сызып ташлый алмаслык шатлыклы да, көенечле мизгелләр дә күңел сандыгына кереп урнаша һәм алар кешене һәрдаим озата килә.

Дамир Низамовның да бөтен гомере туган авылы-Иске Чокалы белән бәйле булды. Урта мәктәпне тәмамлагач та хәрби комиссариат юлламасы белән Тәтештәге шоферлар әзерләү мәктәбендә укыган иде. Германиядәге хәрби хезмәте дә аның машина руле артында үтте. Үзләрен тәртипле күрсәткән хәрби шоферларны еш кына урып-җыю чорында авыл хуҗалыгына ярдәмгә дә җибәрәләр иде. Техник рота командиры урынбасары, сержант Дамир Низамовка да үз солдатлары белән Калининград һәм Украинаның Винницк өлкәсендә ашлык ташуда катнашырга туры килә. Тырыш һәм намуслы хезмәте хәрби һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре тарафыннан Мактау Грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бил-геләп үтелә. Дембель срогы җитеп, 1983 елда, туган якларга исән-имин әйләнеп кайткач та кайбер яшьтәшләре кебек бәхет эзләп читкә китеп бармый, туган авылында төпләнеп кала ул. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Көннәрдән бер көнне колхоз җитәкчеләре Дамирны идарәгә чакырталар.

-Авылда эш әйләнә ел киеренке, шуның өчен җитәкчелеккә синдәй энергияле яшь белгечләр кирәк,-ди ул вакыттагы колхоз рәисе Иршат Әмирханов. Һәм аны идарәдә бертавыштан комплекслы бригадага җитәкче итеп билгелиләр. Бу елларда "Чишмә" колхозы район буенча барлык тармакларда да нәтиҗәле эшләп, алдынгы урыннар яулый. Белгечләр һәм механизаторлар белән кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшләү бәрабәренә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30ар центнер уңыш алына. Биредә ун елга якын хезмәт куйганнан соң, ул колхозның хуҗалык мөдире итеп билгеләнә. Төрле реформалар үткәрү нәтиҗәсендә колхозларның бөлгенлеккә төшеп, юкка чыгуы күпләрне, шул исәптән Дамирны да борчый.

-Әлбәттә, кызганыч, мондый реформа авыл кешесен тәмам хафага салды, ә җитештерүчеләр исә нинди алымнар белән хуҗалык итү юлларын эзли башладылар. Ахыры гына хәерле булсын иде,- ди Дамир Абдрахманович.

Реклама

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Авыл тормышы үзгәреш кичергәч Дамир Низамов эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, монда да үзенең үҗәтлеге нәтиҗәсендә эшмәкәрләр өчен булдырылган дәүләт программасына актив кушыла һәм "Лизинг-грант" буенча "УАЗ" маркалы автомашина ота. Хәзерге вакытта аның Иске Чокалы һәм Татар Шатрашаны авылларында кибетләре бар, халыкны ашамлык һәм көндәлек куллануда кирәк булган мөһим товарлар белән тәэмин итә. Күбрәк өлкән яшьтәгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша. Әлеге авыллар халкы да аңа бик рәхмәтле. Дамир Абдрахманович район күләмендә үткәрелә торган чаралар өчен иганәчелек ярдәме кирәк булганда да актив катнаша. Мәркәзебез Казан шәһәрендә үткәрелгән сәүдә ярминкәләренә дә берничә кат барды, ул тәкъдим иткән ашамлык-лар һәм яшелчәләр казанлылар күңеленә хуш килгән.

-Алып барган товарларыбыз сатылып бетте, шәһәр халкы кат-кат рәхмәтләр әйтеп тагын килүебезне сорадылар,- ди Дамир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек