Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әмир Сафиулла улы АББАЗОВ

Сугыш башланганда аңа нибары тугыз яшь була.

Кушкуак авылыннан сукса тимер өзәрдәй ир-егетләр фронтка киткәч, бөтен авырлык аның кебек яшь малайлар җилкәсенә ята. Әмир абый ул хәтәр елларны бүгенгедәй хәтерендә саклый. Сөякләре дә ныгып җитмәгән балаларның шушы кадәр авыр хезмәтне зурларча башкара алуына әле дә ышанып бетә алмый. Сугыштан соңгы елларда да тормыш аны төрлечә сыный. Бик яшьли колхоз эшенә чумып, күп кенә җаваплы хезмәтләр башкара. Озак еллар склад мөдире булып эшли. Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыккач, дин эшенә керешә. Башта Иске Чүпрәле авылы мәчетендә-мәзин, аннан соң менә сигез ел инде имам вазифасын уңышлы гына башкарып килә ул. Дин эшенә ничек өйрәндегез дигәч тә: "Әти-әнием бик динле кешеләр иде, биш вакыт намазсыз яшәмәделәр, совет чорында да Ходайга тугры булдылар. Биш-алты яшемдә үк "бисмилла" сүзен әйтә торган идем. Гомерем буе күңелемдә Ходайга тугрылык сакладым",-ди Әмир Сафиуллович.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр