Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әйбәт шофер

Эдуард Каргин тумышы белән Чуваш Чүпрәлесе авылыннан.

Урта мәктәпне тәмам-лаганнан соң, балачак хыялы аны район үзәгендәге шоферлар әзерләү мәктәбе- ДОСААФка алып килә. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, беренче категорияле шофер таныклыгына ия була ул. 1987 елда Эдуард армия хезмәтенә чакырыла. Һәркем өчен изге булган Ватан алдындагы бурычны ул Псков шәһәрендәге частьләрнең берсендә, шофер буларак үти. Армия хезмәтеннән соң егет янә туган ягына әйләнеп кайта һәм район үзәгендәге "Сельхозхимия" оешмасына эшкә килә. Биредә ул башлап "Урал" машинасын идарә итсә, соңрак аңа КамАЗ автомобилен тапшыралар. Ул елларда колхозлар әле гөрләп тора, агрофирмаларга берләшмәгән, төрле җәмгыятьләргә әйләнмәгән булалар. Аннан соң ул еллардагы юлларны да бүгенге белән чагыштырып булмый инде. Үзе идарә итә торган автомашина белән басу-кырларга ашлама, ерак арадагы шәһәрләрдән төрле төрдәге йөк ташып әллә ничә мең километр юл үтәргә туры килә аңа.

Әмма язмыш аңа киләчәктә тагын да җаваплырак вазифа әзерләгән була. 2005 елда ул район янгын сүндерү частенә шофер буларак эшкә килә. Әлеге җаваплы хезмәт егеттән үтә дә зур осталык, төгәллек таләп итә. Чөнки янгынның соңгы нәтиҗәсе шоферның үз хезмәтен башкарганда дөрес алымнар кулланып, су бирүне үзвакытында башлап, бөтен механизмнарны тиз эшләтеп җибәрә алуы белән турыдан-туры бәйле. "Эдуард бик әйбәт шофер, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Хезмәттәшләре арасында да абруйлы, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәрне дә кире бормый. Янгын сүндерү машинасында бик оста эшли",-ди аның турында 114 номерлы янгын сүндерү часте начальнигы Василий Битяков.

Эдуард хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк. Тормыш иптәше Галина белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Евгения 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең-8, уллары Даниэль 2 сыйныфта белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев