Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

50 ел бергә тормыш сукмагыннан

Алешкин-Саплык авылында яшәүче Надежда һәм Василий Скворцовлар үзләренең гаилә кору мизгелләрен яхшы хәтерлиләр. Хәер, ул еллар белән бүгенге туй итүләр күпкә аерылса да, алар өчен ул көннәр иң бәхетлесе булып күңелләрендә уелып калган. Шушы бәхетле мизгелләрне Скворцовлар 50 ел дәвамында тату тормыш итеп, саклый алганнар.

-Василий хезмәт сөючән, сабыр, акыллы булуы белән үзенә җәлеп итте, бик тәртипле булыды гомер дәвамында да, -ди Надежда ханым тормыш иптәше турында. -Төп йортка килен булып төшкәндә кайнанама 55 яшь иде. Аның белән бергә 15 ел тату яшәдек. Рәхмәт, балаларымны тәрбияләште, һәр эшемдә ярдәмчем, киңәш бирүчем булды, арабыздан 69 яшендә китте ул.

Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.

Агач утырту, өй төзү, бала үстерү кебек тормыш асылларын да тулысынча башкарып чыгалар алар, илгә-көнгә лаеклы 4 кыз һәм 2 ул үстерәләр. Һөнәрләре буенча да кемнәр генә юк алар арасында: төзүчеләр, кранчылар, хәтта эретеп ябыштыручылар да.

Бүгенге көндә төп йортның учагын саклап, уллары Сергей, киленнәре Елена белән гомер кичереп, оныкларын тәрбиләшә Скворцовлар. Вакытында гомере буе хуҗалык эшендә булып, йорт тутырып терлеген дә, тавык-казын да асраганнар.

-Килен булып төшкән көннәремдә умарта асрыйлар иде кайнаталарым, шушы гаилә традициясенә әле дә булса тугрылык саклап яшибез, -ди Надежда ханым.

Скворцовлар гаиләсе балаларына, оныкларына, авыл халкына дини яктан үрнәк күрсәтүләре белән дә хөрмәтлеләр. Алешкин-Саплык авылындагы чиркәүдә Василий Скворцов староста вазифасын башкара, Надежда ханым да биредә төп ярдәмче. 50 еллык гаилә бәйрәмнәренең олы Пасхага туры килүен дә Ходай тарафыннан олы бүләк буларак кабул иткәннәр алар. Озын, озак еллар пар канатлар булып яшәү язсын сезгә, хөрмәтле Скворцовлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алтын, зөбәрҗәт гаилә туйлары