Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

50 ел бергә...

Чуваш Ишлесе авылында яшәүче Раиса һәм Виталий Барышовларның йорты ерактан ук пөхтәлеге белән аерылып тора. Ә йорт эченә үткәч... биредәге тәртип, чисталык һәркемне сокландырырлык.

Кызганыч, мин килгәндә йорт хуҗасы өйдә юк иде. Милли бәйрәм уңаеннан күрше Матак авылындагы чиркәүгә китеп барган. Өйдә Раиса Васильевна аш-су хәстәрләп йөри.

Виталий Иванович белән Раиса Васильевна авылда гына түгел, районда да иң абруйлы гаиләләрнең берсе булып санала. Бар гомерләрен авылда тормыш итүгә, күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлыйлар алар. Гадәттә, тимер белән эретеп ябыштыручылар агач эшенә әлләни оста булмыйлар, ә менә Виталий Иванович турында алай әйтә алмыйсың. Капка, өй ишегалды тирәләренә тимердән бизәкләр төшерсә, остаханәсендә умарта оялары, урындыклар, тәрәзә рамнары ясый ул. Аларның өй эчләре дә музей сыман...

Ул савыт-саба куя торган шкафларны әйтәсеңме, заманча гарнитурларың бер якта торсын, элеккеге сәгать тә үзенең яңа "өен" тапкан, хәтта инә-җеп салынган бизәкле савыт та өйгә ниндидер бер ямь биреп тора. Әлеге әйберләргә игътибар итәсең дә, һәр икесенең эшләрен җиренә җиткереп башкаручы, тынгысыз җанлы булуларына тагын бер кат инанасың.

Танышып, тормыш корулары да бик кызык була Барышовларның. Күрше авылга төшкән җиреннән беренче күрешүгә үк Раисаны Виталий "урлап" алып кайта. Әмма 50 ел бергә тату гомер кичерергә аларга еллар буе очрашып күрешү түгел, ә нәкъ менә шушы минутлар, бер мизгел дә җитә.

Шушы еллар эчендә 10 балага гомер биреп, бүгенге көндә илебез өчен лаеклы шәхесләр тәрбиялиләр алар. Ун бала арасыннан алты ир-егетнең бишесе-хәрбиләр. Өченче балалары Юрий Канаш шәһәрендә хәрби комиссар вазифасын башкара, Игорь Ульяновскийда һава десанты гаскарләре дивизиясендә хезмәт куя. Гомумән, кайсын гына алсаң да, бу гаилә подполковник һәм прапорщиклардан гына тора. Бары Норильск шәһәрендәге уллары Вячеслав кына хәрби түгел. Әтисе белән әнисенең алтын туйлары уңаеннан отпуск алып, өйгә кайткан чагы иде аның.

-Әти бик кырыс кеше. Әмма бервакытта да кырыслыгын "кул уйнату" белән күрсәтмәде. Гаиләдә ун бала, уныбызның да үз эше төгәл билгеләнгән иде. Без торганчы иртәнге сәгать биштә ул колхозга эшкә китә, ә без яткачтын, төнлә белән генә кайта иде. Шулай итеп, без аны күрми дә идек, әмма шул ук вакытта, әйткәнемчә, йорт эшләре эшләнә иде,-ди Вячеслав.

Ун баланы аякка бастыруның серләренә төшенү максатында биргән соравымны Раиса Васильевна: "Хәзер шул чакларны искә төшерәбез дә, ул чакта нинди көчле рухлы булганбыз икән дип уйлап куям,-дип җаваплады. -Ун бала алып кайтырмын дип, үз-үземә максат итеп куйдым һәм аллага шөкер, бүгенге көндә балаларым да йөземә кызыллык китермәделәр, рәхмәт үзләренә".

Алны-ялны белмәс хезмәтләре өчен Барышовлар күп кенә бүләкләргә ия, икесе дә хезмәт ветераны, ә Раиса Васильевна күп бала анасы буларак, "Ана даны" медале белән бүләкләнә. Гомер көзләренең матур мизгелендә алтын туйларын билгеләп үтү белән беррәттән, 18 оныкның шатлыгын кичереп яшиләр. Бергә җыелганда да җәмгысе 30 кеше булалар, барысы да үз гаиләсе генә.

Үзләре кабызган шушы якты гаилә учагын гомер көзләренәчә матур итеп саклый белгән Раиса һәм Виталий Барышовларга ничек сокланмыйсың да, ничек яшьләребезгә үрнәк итеп куймыйсың?! Гомумән, бу йорттагы һәрбер әйбер гомернең заяга узмавын, 50 ел бергә яшәү дәверендә авырлык-ларны җиңеп табылган күпме бәхетле минутлар кичерелүен искәртеп тора һәм бүген дә килгән картлыкка бирешмичә, үткән көннәрнең матур, кабатланмас мизгелләре хакына алга таба атларга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев