Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тарих битләрен саный-саный...

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Әминә әби Хәлиуллина бер гасыр да бер еллык юбилеен билгеләп үтте. Бер гасыр дип әйтүе генә җиңел, илебез халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар-ачлык, революция һәм колхозлашу чорларының тере шаһиты бит ул!

1921 ел ачлык елы... Әминәгә 9 яшь. Үзе тамагына бер ризык та капмыйча, бар булганны өч баласына юнәткән әниләре бу елны ачтан үлә. Әтиләре карамагында иң олысы булып Әминә кала. Әмма язмышына язылган авырлыклар әле моның белән тәмамланмый. Сөйгәне Хасият белән тормыш корып берничә ел гомер кичергәннән соң, Бөек Ватан сугышы башлана.

Кулында 5 яшьлек кызы Мөсфирәне тотып, итәгендә 2 яшьлек Кәүсәриясен утыртып, Диләрәсенә 5 ай көмәнле булып Әминә әби ирен сугышка озата. 1942 елда Хасияте турында кайгылы хат килеп төшә... Барысына да түзә ул. Кайчак көн буена да тамакка бер ризык капмыйча, өскә җылы кием кимичә яшәсәләр дә, зарлану, сыкрануны белми Әминә.

Өч кызын берьялгызы аякка бастыру өчен көн дими, төн дими хезмәт итә. Бүген исә, әнә, балалары янәшәсендә бәхетле карчык ул. Кызы Мөсфирә, кияве Әгъзам белән гомере буе бергә яшиләр алар. Бакча тутырып бәрәңгесен үстерәләр, мал-туарын асрыйлар. Кияве Әгъзам абый әйтүенчә, хәтта 85 яшь чагында да бәрәңге утыртканда: "Орлыкка бәрәңгегез җитми бит, дип күршедәге өеннән бер капчык бәрәңге күтәреп килеп, шаккатырган иде",-ди.

Реклама

Әйе, сагынып сөйләрлек сүзләр, хатирәләр байтак. Иң мөһиме, үкенмәслек итеп яшәлгән. Әминә әбинең бер кызы бүген Казан шәһәрендә-атказанган табибә. Диләрәсе дә янәшәсендә генә яши. Әминә әбинең биш оныгы, 7 оныкчыгы бар. Һәркайсына исемнәре белән дәшеп, оныкларым дип кенә тора.

Гомер бәйрәме уңаеннан котларга дип килгән Алексей Сарафанов белән Фәрит Галләмовка да: "Онытмавыгыз өчен рәхмәт",-диде. Бәйрәме уңаеннан аңа РФ һәм ТР Президентларының Котлау Хатлары, район Башкарма комитеты җитәкчесенең бүләге тапшырылды. 101 яшьлек Әминә әбинең сәламәтлеге әлләни мактанырлык булмаса да, язга чыгып җылы кояшта утырырга, бакчаларда йөрергә ниятли әле ул. Бер карашыннан әнисенә ни кирәклеген аңлаган кызы Мөсфирә дә: "Әнинең киңәшләреннән башка бернинди дә эш башлап булмый әле",-ди уенын-чынын бергә кушып. Амин, шулай булсын. Ил тарихы белән бергә атлаган Әминә әбигә язгы кояшның җылы нурлары сихәт алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 101 яшь

2
X