Яман шеш һәм аның корбаннары

Яман шеш күзәнәкләре- организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә яман шешкә әвереләләр.
Организмның иммунитеты көчсезләнү белән алар интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып үз ишеләрен арттыра баралар. Генетик өзеклекләр барлыкка килү нәтиҗәсендә яман шеш күзәнәкләрендә үз-үзен үтерү механизмы юкка чыга: күзәнәк-мутантлар үлү сәләтен югалталар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар.
Яман шеш авыруының сәбәп-ләреннән берсе-ул зарарлы гадәтләр: мәсәлән, алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану. Алкоголь иммунитетны түбәнәйтә һәм йоклап ятучы яман шеш геннарын уята. Гомумән, көчле эчемлекләрне күбрәк кулланган саен организмда төрле өзлегүләр барлыкка килү куркынычы арта бара. Хәтта чиста спирт та куркыныч, ул ашказанында һәм үңәчтә хроник ялкынсыну барлыкка китерә, бавырны җимерә, цирроз белән тәмамланырга да мөмкин. Спиртлы эчемлекләрне чама хисен югалтып кулланучыларны киләчәктә ашказанында һәм бөердә яман шеш башлану куркынычы сагалый.
Тәмәке тартучыларның да киләчәге караңгы: 90 процент очракта үпкәләрдә, 80 процентта-авыз куышлыгында, бугазда һәм йоткылыкта, 25 процент очракта ашказанында яман шеш авыруы күзәтелә.
Куркыныч факторларның тагын берсе - ул стресс. Якын кешеңнең үлеме, ялгызлык, тормыш ямен югалту һәм шуңа охшаш башка хәлләр кешене депрессиягә, стресс халәтенә китереп җиткерәләр һәм иммунитетны көчсезләндерәләр. Болар барысы да исә яман шеш авыруы үсешенә китерә.
Ясалма бала төшерүләр дә, аеруча еш кабатланучы, организмның эшчәнлеген боза. Әле ныгып җитмәгән, җитлекмәгән яшьләрнең бала төшертүләре исә аеруча куркыныч, күкрәктә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин. Сөт бизләрендә яман шеш булу ана линиясе буенча да бирелергә мөмкин. Әгәр гаиләгездә күкрәктә яман шеш авырулы кеше бар икән, паникага бирелмәскә кирәк. Хатын-кызларга бары тик ай саен үз-үзләрен тик-шереп торырга һәм елына бер тапкыр маммолог-ка барып тикшеренергә кирәк булачак.
Әлбәттә, башка факторлар да юк түгел. Әмма сәламәт тормыш рәвеше алып барган, үзвакытында табибка барып тик-шеренү үткән очракта, гомерегезне озайтырга мөмкин. Шуңа күрә дә үзегезне яшьтән үк сакларга өйрәнегез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.3300
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.9000
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.9200
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.28900
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне8900
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.32400
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.15500
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде11500
-
6 май 2022 - 08:26Президент белән очрашуга барачак Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Нурислам Хәмзә улы Низаметдинов 7 май көнне Казан шәһәрендә узачак тантанада катнашачак.30100
-
6 май 2022 - 08:24Ире аңа «гөлне сакла, корытма!» дигән Яңа Кәкерле авылында туып-үскән һәм бар гомерен туган ягында уздырган Дидәрә Әльметдин кызы Сибгатуллинага сугыш башланганда 7 генә яшь булган.23700
-
6 май 2022 - 08:23Туганнарының гомерен ачлык кискән Яңа Чәке авылында яшәгән Мөкәррәмә Абдулхак кызы һәм Усман Зиннәтулла улы гаиләсендә иң өлкән бала булып туган Әнвәргә хезмәттә чыныгып үсәргә туры килә.8200
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алдыНоутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.5600
-
13 май 2022 - 22:08Чүпрәле районында «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы» иҗтимагый оешмасының яңа рәисен сайладыларӘлеге вазифага Виктор Петухов сайланды.8500
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алды Ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.5600
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.3300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика