Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Язын организмга витаминнар җитми

    Гадәттә кышкы, язгы чорда тиз ару, йокы туймау, иртән үзеңне кыйнап ташланган кебек хис итү күпләргә хас.

    "Тизрәк җәй җитсен иде, ял итәсе килә!"- дип тәкрарларга тотынабыз. Бу халәткә тиз кызып китүчәнлек, теләсә нәрсәдән курка башлау, еш елау, депрессиягә бирелү, баш авырту, баш әйләнү, мускуллар сызлау, аяк-кулларны көзән җыеру, хәтер начарлану, игътибарлылык кимү кебек күренешләр дә өстәлсә - организмга магний җитми дигән сүз. Бу уңайдан район үзәк хастаханәсеең табиб-терпевты Гөлфизә Мәхмүтова киңәшләрен тәкъдим итәбез.

    Магний җитмәсә

    Әлеге микроэлемент безнең организм өчен үтә дә әһәмиятле рольләрне башкара. Ул җитмәсә чәч коела, тырнаклар сынучан була, тешләр тиз чери башлый. Күз кабаклары тартышу да еш кына шуңа бәйле. Әмма магний дефициты иң күп очракта йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегендә чагыла. Йөрәк авырту, тик торганда да пульс ешаю, кан басымы күтәрелү, төшү, аритмия кебек билгеләр күзәтелә башлый. Магний җитмәгән кешеләрнең эче авыртырга, ашкайнату системасы бозылырга, эче китәргә яисә, киресенчә, эче катарга мөмкин. Атмосфера басымы үзгәргәндә үзен начар хис итүчеләрнең күбесендә дә әлеге микроэлемент кытлыгы күзәтелә.

    Кайдан барлыкка килә?

    Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы күрсәткечләре буенча, илдәге халыкның 80 проценты даими стресс кичереп яши. Ә ул исә магний кытлыгына китерүче сә­бәпләр исемлегендә беренче урынны алып тора. Аннан кала: физик яктан артык күп көчәнү, спиртлы эчемлекләр белән кирә­геннән артык мавыгу, артык кызу климатта яшәү, кайнар цехта эшләү, кирәгеннән артык күп мунча керү, йөклелек, бала име­зү, гормональ дарулар эчү, дөрес тукланмау, даими диетада утыру, хайван майлары булган ризыкларны күп ашау, сидек кудыргыч дарулар эчү, юанаю, "фаст-фуд" ише ризыкларны күп ашау һ.б..

    Ни эшләргә?

    Алданрак санап үткән билгеләрне үзегездә тойган очракта, кичекмәстән табиб-терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әл­бәттә, бу күренешләрнең барысы да магний җитмәүгә генә бәйле булмаска да мөмкин. Монысы инде тиешле анализлардан чыгып билгеле булачак. Ә менә магний җитмәгәндә, туклану рационын әлеге микроэлементка бай булган ризыклар белән баетырга, стресслы, борчулы хәлләрне урап узарга тырышырга кирәк. Ел саен поливитаминнар ярдә­мендә бер тапкыр дәваланып алуны гадәткә кертергә кирәк.

    Бер кешегә тәүлек буена к­ирәкле магний күләме - 350-400 мг, йөкле хатын-кызлар өчен - 450 мг га кадәр. Магний бодай көрпәсендә, кешью, арахис, миндаль чикләвекләрендә, солы, карабодай, дөге ярмаларында, сырларда, арыш икмәгендә күп.

    Магний ник кирәк?

    Магний организмдагы барлык процессларга гармония өс­ти. Әлеге микроэлемент иммунитетны тотрыклы итә, инсулин эшләп чыгара, кан тамырларының торышын контрольдә тота, стресс кичерешләрен булдырмаска ярдәм итә, күзәнәкләргә глюкозаны үзләштерергә ярдәм итә, бавырның зарарлы матдәләргә каршы торучанлыгын арттыра. Моннан тыш, магний ярдәмендә кан тамырлары киңәя, бу исә кан басымын нормада тоту өчен кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: