Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яман шешне дә булдырмый калу мөмкин

    Кеше сәламәтлеген саклау һәм шуның бәрабәренә адәм баласының гомерен озынайту ил күләмендәге әһәмиятле мәсьәлә. Яңадан-яңа технологияләр барлыкка килгән, бер караганда кеше акылы җитмәслек кебек күренгән ачышлар уйлап табылган бер заманда яшибез. Әмма әллә язмыштан, әллә ялгыштан җир шарында кешеләр авыру сәбәпле дә күп кырыла. Ел саен дөньяда яман шеш (рак)...

    -Гүзәлия Рәшитовна, әйдәгез, башлап, район күләмендәге статистикага күз салыйк. Район күләмендә бу авыру чигендеме, яисә һаман саен киңрәк җәелә барамы?

    -Яман шеш авыруы медицина өлкәсенә генә кагыла торган проблема булудан туктады. Ул дәүләтнең дә катнашуын сорый торган һәм дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле бер мәсьәләгә әверелә бара. Әйе, районда да хәлләр мактанырлык түгел. Дөрес, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күрсәткечләрдә уңай якка үзгәрешләр бар. Әмма, беренчел теркәлүчеләр саны арта. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә шундый диагнозлы 300дән артык кеше системалы рәвештә дәвалану курслары үтә. Аларның 53,3 %ы биш һәм аннан да артык еллар дәваланучылар.

    -Ә авыруның структурасы нинди? Безнең районда яман шешнең нинди төрләре күбрәк ачыклана?

    -Беренче урында сулыш юллары, үпкә рагы тора. Икенче позициядә-күкрәк бизе, ашказаны, тиредәге үзгәрешләр. Бөерләр, ашказаны асты бизендәге яман шеш тә безнең район кешеләре өчен ят нәрсә түгел.

    Әмма, күп очракта кешеләр авыру соңгы чигенә җиткәндә генә табибка мөрәҗәгать итә. Чүпрәле районы буенча да андыйлар 30 процентка якын. Ягъни шушы диагноз куелган авыруларның 30 проценты беренче билгеләр билгеле булуга ук табибка килмәгән, авыруның үсүенә юл куйган булып чыга.

    -Әйе, беренче чиратта, кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Тик шулай да, ачыктан-ачык сөйләшсәк, халык арасында табибларга бик үк ышанып җитмәү дә яши. Хастаханәгә барсаң ни дә, бармасаң ни-барыбер карамыйлар, дип әйтүчеләр дә бар.

    -Фикерләр төрле-төрле. Тик соңгы еллардагы сораштырулар халыкның район медицинасына ышануын күрсәтә. Бу очракта эш бирүчеләргә дә хезмәткәрләренең сәламәтлекләре хакында кайгырту закон белән йөкләнгәне турында искәртәсем килә. Районда 13000нән артык эшкә сәләтле кеше яши. Әмма аларның бик азы гына регуляр рәвештә медицина тикшерүе үтә. Алай гына да түгел, диспансерлаштыру үтегез, анализлар бирегез, дип чакырып торганда да, җитәкчеләрнең бик азы гына бу процедураны үтүне үз хезмәткәрләре өчен катгый таләп итеп куя. Ә янәшәбездәге кеше яшьли үлеп киткәндә, аһ-вах киләбез, тик җитәкче дә, дусты да табибка күрен әле син, дияргә ашыкмый.

    -Алары ашыкмый, фельдшер күрми... дөрес әйтәсез. Чираттагы соравымны бирәсем килә, рак авыруын булдырмый калып буламы?

    -Язмыштан узмыш юк, диелсә дә, сәламәтлегеңне кайгыртып яшәгәндә, була, дип саныйм. Бу шул ук профилактикалар. Яман гадәтләрдән арыну, тәмәке тартмау, дөрес туклану. 40 яшьтән уздыңмы, елына бер тапкыр медицина тикшерүе узуны гадәт итәргә кирәк. Хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә онкомаркерлар бар хәзер. Анализлар нормадан бераз авышрак булганда, шунда ук тикшеренү үтүгә юлланыла кеше. Кабатлап әйтәм, авыру иртәрәк ачыкланганда терелүгә һәм яшәүгә өмет тә зуррак. Һәм авыруны кисәтүнең берничә кагыйдәсен дә газета укучылар игътибарына тәкъдим итәсем килә.

    Беренче кагыйдә.

    Дөрес тукланыгыз. Терлек майларын, ысланган, майлы продуктларны чамадан артык куллану рак күзәнәкләренең үсүенә китерә.

    Икенче кагыйдә.

    Үпкә, сулыш юлларындагы яман шеш очракларының 30 проценты тәмәке тарту белән бәйле. Тәмәке тартучылар, тартмаучыларга караганда, бу авыруга 23 тапкыр күбрәк бирешә. Тәмәке төтенендә сәламәтлеккә зарарлы 50 төрле матдә бар.

    Өченче кагыйдә.

    Алкогольне системалы рәвештә куллану да яман шеш авыруына китерергә мөмкин. Бигрәк тә, ашказаны һәм йоткылык рагына.

    Дүртенче кагыйдә.

    Кояштан сакланыгыз. Тире рагы күп очракта ачык һавада-кояш нурлары астында дәвамлы калучылар арасында күзәтелә.

    Бишенче кагыйдә.

    Гормональ үзгәрешләр, нәселдәнлек тә авыруга китерергә мөмкин. Тикшерелеп торырга онытмаска кирәк.

    Һәм тагын да бер кагыйдә-45 яшьтән узган ир-атлар ел саен мәни бизләрен тикшертү өчен кан бирергә һәм УЗИ үтәргә тиеш.

    -Санитар-гигиеник чаралар үтәлгәндә, яман гадәтләргә тартылмаганда, дөрес тормыш рәвеше алып барганда организмның авыруын 70-80 процентка киметеп була, димәк. Моны галимнәр дә раслый. Һәм экономик яктан алга киткән илләрдә авыруны дәвалауга түгел, киресенчә аны кисәтүгә һәм булдырмый калуга торган саен ныграк игътибар бирелә. Табиб гомер бирүче түгел-ул ярдәмче генә, шуны онытмыйк!

    Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Гүзәлия Рәшитовна.

    Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Гүзәлия Маликова белән Резидә Җамалтдинова сөйләште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: