Туган Як
  • Рус Тат
  • Волейбол ярышларында Яңа Элмәле урта мәктәбе кызлары җиңү яулады

    Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында югары сыйныф кызлары арасында баскетбол буенча район ярышлары үтте.

    Ярышларда барлыгы 6 команда катнашты. Олимпия уеннары системасы нигезендә җиңелүче һәр команда ярышлардан төшеп кала барды. Шулай итеп, төп ярышларда бары тик иң көчлеләр генә көч сынашты.

    Киеренке көрәштән соң, беренче урынга Яңа Элмәле урта мәктәбе кызлары чыкты, икенче урынны 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе кызлары, ә өченне урынны Хорновар-Шигалиләр алды. Һәр командадан иң актив волейболчылар һәм командирларның тырышлыгы билгеләп үтелде. Җиңүчеләр тиздән зонаара ярышларда район данын яклаячаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: