Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Вакцинация-авырулардан саклый

    Һәр илнең дә халыкны массовый төстә вакцинацияләүне күздә тоткан профилактик прививкаларның милли календаре бар. Мондый прививкаларның мәҗбүрилеге, кагыйдә буларак, илнең законнары тарафыннан билгеләнә.

    Россиядә яңа календарь 2002 елда кертелә. Беренче вакцинаны бала тугач беренче көннәрдә үк ала. Вакцинация бала сәламәт булган очракта гына ясала. Вакцинация ясар алдыннан баланы педиатр карап тикшерә, аның температурасы үлчәнә.

    Вакцинопрофилактика-катлаулы авыруларны кисәтүче төп чараларның берсе. Прививкаларны өч төргә бүләргә мөмкин: мәҗбүри, профилактик һәм ирекле. Шулай ук берничә төр вакциналар да бар. Беренче төр- тере вакциналар. Әлеге вакциналар балалар өчен һәм аларда көчсезләндерелгән тере микроорганизманар бар. БЦЖ, полиомиелитка каршы вакциналар шундыйлардан. Икенче төр-инактивлаштырылган вакциналар. Алар үтерелгән микроорганизмнар нигезендә ясалганнар. Әлеге төргә А гепатитына, бума ютәлгә каршы прививкаларны кертергә мөмкин. Өченче төр-химик вакциналар. Аларда китереп чыгаручы микробның бер өлеше генә кертелгән була. Менингококк, гемофиль инфекцияләргә каршы вакциналар әлеге төргә керәләр. Дүртенче төр-анатоксиннар. Йогышлы тартышу авыруына, дифтериягә каршы вакциналар.

    Бала туганнан соң аңа иң беренче вируслы В гепатитына каршы прививка ясала. Ул аеруча баланың әнисе антиген йөртүче булып торса мөһим. Ул бала туганнан соң 12 сәгать эчендә ясалырга тиеш. Аннан соң балага 1, 2 ай һәм 1 яшь тулгач ясала. Баланың әнисе вирусны йөртүче булып тормаса, бала тугач, балага 1 һәм 6 ай тулгач ясала.

    БЦЖ вакцинасы баланы туберкулездан саклый. Әлеге прививка да бала туганнан соң ук ясалырга тиеш. АКДС вакцинасы баланы дифтериядән, бума ютәлдән һәм йогышлы тартышу авыруыннан саклый.

    Күпчелек илләрдәге кебек бездә дә хәзер балаларны гемофиаль инфекциягә каршы прививкалау кертелде. Әлеге инфекциянең иң куркыныч бактериясе Хиб дип атала. Ул балада менингит, үпкә шешү, остеомиелит, септик артрит кебек авырулар китереп чыгаруы белән дә куркыныч. Формалашмаган бала организмы прививкасыз әлеге авыруларга каршы тора алмаячак һәм үлем белән дә тәмамлану очраклары да еш күзәтелгән. Хиб-инфекция яшь балаларның үлү очракларының төп сәбәбе булып тора.

    Паротит, кызамык, кызылча авырулары белән балалар авырый, соңрак алар баланың күз күреме, ишетү сәләте начараюга китерергә мөмкин. Энцефалит авыруы исә баланың җенес органнарын зарарларга сәләтле. Вакцинация махсус билгеләнгән профилактик прививка кабинетларында гына ясалырга тиеш.

    Халыкны массовый төстә вакцинацияләү, аеруча балаларны, күп кенә куркыныч һәм йогышлы авыруларның кимүенә китерде. Шул ук вакытта дөньяда миллионлаган кеше төрле инфекцияле авырулардан үлә. Шуңа да прививкаларның милли календареннән баш тартмыйча, тиешле вакытта вакцинация ясатырга кирәк. Чөнки вакцинопрофилактика бүгенге көндә авыруны кисәтүдә һәм профилактикалауда иң нәтиҗәле чара булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: