Туган Як
  • Рус Тат
  • Тешләр– сәламәтлек һәм матурлык билгесе

    Югары категорияле теш табибы Әсхат Алимов Казан шәһәрендә белгечлеген тагын да камилләштерү буенча курсларда укып кайтты. Теш авыруларын булдырмау һәм аларны кисәтү максатыннан тулырак аңлатма бирүне сорап аңа мөрәҗәгать иттек.

    -Сәламәт тешләр-чәйнәү аппараты һәм ашкайнату органнарының нормаль эшләве генә түгел, ә бәлки, йөзнең матурлыгы һәм күркәм елмаю да, дигән сүз. Алар, чәйнәү аппаратының башлангыч өлеше буларак, азыкны үзләштерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Әгәр азык начар чәйнәлсә, вакланып бетмәсә һәм җитәрлек дәрәҗәдә юешләнмәсә, организм аны начар үзләштерә, ашказаны һәм эчәкләрнең эшчәнлеге бозыла. Теш авырулары, сиздермичә генә, йөрәк, буыннар, бөер һәм башка мөһим органнарның авыруына, теш казналары һәм яңакларның ялкынсынуына, хәтта кан агулануга һәм кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин. Алты ай тулганда, баланың сөт тешләре чыга башлый. Ике-өч яшькә кадәр аның өске һәм аскы казнасында 10ар теше булырга тиеш. Ә даими тешләр 6-7 яшьтән 13-18 яшькә кадәрге чорда чыга. Алар һәр казналыкта 16 шар була. Табигый хәлдә өске алгы тешләр аскы алгы тешләрнең өчтән бер өлешен каплап торырга тиеш. Һәр тешнең авыз эченә чыгып торган өлеше-коронкасы, муентыгы һәм тамыры була. Тешнең тамыры теш казналыгындагы ояга урнашкан һәм периодонт ярдәмендә аңа тыгыз бәйләнгән. Тешнең төп массасын сөяксыман тукыма-дентин тәшкил итә. Дентин тышкы яктан коронка өлешендә-эмаль, тамыр өлешендә цемент белән капланган. Эмаль-кеше организмындагы иң каты тукымаларның берсе. Ныклыгы ягыннан аны алмаз белән генә чагыштырырга мөмкин. Дентин ныклыгы ягыннан сөяктән өстен, ләкин эмаль кебек үк түгел. Тешнең тамырын каплаучы цемент химик составы һәм төзелеше буенча сөяккә охшаш. Теш куышлыгы теш йомшагы-пульпадан тора. Ул кан тамырларына һәм нерв җепселләренә бай.

    Тешләрне көн саен ике тапкыр чистартырга, ашаганнан соң авызны җылы су белән чайкарга кирәк. Ләкин тешләрне чистарту гына аз. Кешенең мускулларына көн саен физик күнегүләр кирәк булган шикелле, тешләр дә физик күнегүләр ясауга мохтаҗ. Азыкны бер яктагы тешләр белән генә чәйнәсәң, йомшак ризык кына ашасаң, чи яшелчәләр ашамасаң, тешләрнең куәте кими, алар тиз бозылучан булалар. Теш авырулары арасында иң еш очрый торганы - кариес. Ул бернинди дә авырту сиздермичә башлана һәм аны бары тик табиб кына белә ала. Акрынлап кариес эмальдән дентинга күчә. Тештә төрле зурлыктагы чокырлар барлыкка килә. Бу вакытта теш әледән-әле авыртып торырга мөмкин. Азыктагы баллы, тозлы, әче матдәләр тәэсиреннән һәм салкын яки кайнар ашаганнан, яки салкын һава тәэсиреннән дә авыртып куюы ихтимал. Шушы тышкы тәэсирләр тукталу белән, теш сызлау да басыла. Кариес нәтиҗәсендә, эмаль һәм дентин аша микроблар пульпага үтеп кереп, аны бозалар. Пульпитка бигрәк тә кичен һәм төнлә көчәеп китә торган кинәт сызлау хас. Мондый тешне дәвалау озаккарак сузыла. Бу очракта сызлау дәваламыйча да бетәргә мөмкин, чөнки пульпа үзенең сизү сәләтен югалта һәм авыру кеше тынычлана-табибка бармый. Ә пульпасы үлгән теш-микроблар үрчер өчен бик уңайлы урын. Тамырдагы каналлар аша микроблар периодонтка үтеп кереп, аның ялкынсынуын-периодонтит китереп чагара. Периодонтитның төп билгесе-тешкә җиңелчә генә кагылганда да түзә алмаслык авырту. Табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә, мондый тешне дәвалап була әле. Ә инде соңга калган очракта, инфекция теш казнасына күчеп, сөяк ялкынсынуын-остемиелит тудыруы мөмкин. Бу очракта температура күтәрелә, яңак шешә. Теш авырулары арасында иң киң таралганы-кариес. Аның башлануына организмның гомуми хәле үзгәрү, үзәк нерв системасындагы, матдәләр алмашындагы кимчелекләр дә сәбәп булырга мөмкин. Теш авыруларын кисәтүдә авыз куышлыгына санация үткәрүнең әһәмияте бик зур. Кариесның никадәр еш очравы судагы фторның күләменә дә бәйле. Фтор 1 литр суда кимендә 0,8-1,2 миллиграмм булырга тиеш. Фтор шуннан ким булган урыннарда кариес күбрәк очрый. Каты, тупас азыкның да теш авыруларын кисәтүдә әһәмияте зур. Ул тешләрне ныгыта. Ашыгып ашау, азыкны яхшылап чәйнәмәү, бер як белән генә чәйнәү, йомшак ризык кына ашау тешләр өчен дә, тулаем организм өчен дә зарарлы. Кеше сәламәтлеге өчен дөрес туклануның әһәмияте бик зур. Барыннан да элек продуктлар яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Шунлыктан ашау арасында андый ризыклар кулланмаска кирәк, алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчә ашап кую яхшырак. Алар тешләрне механик чистартуга ярдәм итә. Шулай ук витаминнарга бай булулары белән дә файдалы. Организм өчен кирәкле матдәләр һәм витаминнарның иттә, балыкта, сөт ризыкларында, кара икмәктә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә булуын онытмаска кирәк. Әгәр тешләрегез таза, матур булсын дисәгез, елга ике тапкыр теш табибына күренергә һәм ул биргән киңәшләрне үтәргә онытмагыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: