“Россия чаңгы юллары- 2012”

19 февраль көнне Чүпрәле район халкы чаңгы ярышы стартына басты. Ил күләмендә ул үткән атнада уздырылды, әмма районыбыз җитәкчелеге һава температурасының артык та түбән булуын исәпкә алып, аны кичектереп торырга карар кылды.
"Россия чаңгы юллары" дип аталган чараның башы1982 елга барып тоташа. Ә менә соңгы алты елда районда аның кысаларында В. Алиуллов призына ярышу күркәм традициягә әйләнде.
-Вагиз Сибгатуллович районда танылган шәхес иде. Уңган, булган җитәкчедән тыш райондашларыбыз аны бик оста спортчы буларак та яхшы беләләр. Яшь вакыттан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнеп республикакүләм ярышларда зур җиңүләр яулый, хәрби хезмәт срогын үткәндә СССРның спорт мастерына кандидат нормасын үти. Бүген бирегә аны хөрмәт иткән туганнары, авылдашлары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре килгән,- диде ярышларны ачып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов. Вагиз Сибгатулловичның район прокуроры ярдәмчесе булып эшләүче улы Руслан да: "Әтине хөрмәт итеп мәйданга килүчеләргә ихлас рәхмәт, һәркайсыгызга тормышта да, спортта да уңышлар гына телим",- диде.
Чыннан да, ул көнне чаңгыга басучылар күп булды. Алар арасында 6 яшьтән алып 64 яшькә чаклы райондашларыбыз бар иде. 90 номерлы һөнәри училищеда эшләүче Дилүзә һәм Әсәдулла Аббазовлар гаиләләре белән үк килгәннәр. Моңарчы гомерендә бер генә мәртәбә дә чаңгыга басып карамаган табиб Раджеш Кумар да үзенә зур ачыш ясады. Һиндстаннан чаклы килеп район үзәк хастаханәсендә хирург- травмотолог булып эшләүче Раджешның чаңгыда беренче адымнар ясавын күпләр кызыгып күзәтте.
-Россиягә килгәнче ак кар турында ишетеп кенә белә идем, бездә бит тропик климат, әле генә отпускамда Һиндстанга кайтып килдек, кояш кыздыра, эсселек 35 градустан да артып китә,- ди ул. Саф һавада кайнар азык, чәй белән сыйлануың гына да ни тора? Районның гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре үзләренең "кыр ашханәсе"н алып килгәннәр. Училище пешекчеләре халыкны кайнар азык белән дә тәэмин иттеләр. -Ул көнне район буенча 600 дән артык кеше стартка басты. Елдагыча, белем бирү учреждениеләре, оешмалардан 90 номерлы һөнәри училище, район хакимияте, үзәк хастаханә, эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм район пенсия фонды идарәләре, ветераннар советы аеруча активлык күрсәтте,-ди спорт комитеты башлыгы Фәрит Әхмәтов. Ярышларга йомгак ясагач җиңүчеләр дә ачыкланды. Яшь категорияләре буенча 1 һәм 3 урыннарны яулаучыларга Айрат Фиркатович белән Руслан Вагизович кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.11500
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.20100
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.25100
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.26200
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.25600
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.26000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.44300
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.32800
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.8100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.14400
-
17 февраль 2021 - 09:00Коронавируска каршы иммунитет ике тапкыр прививка ясатканнан соң барлыкка килә Вакцина составындагы S-аксым протеины бәрабәренә иммунитет барлыкка килә.34400
-
16 февраль 2021 - 15:56Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Covid-19дан ничек вакцинацияләнүе турында сөйләде Барлык авырулардан иң нәтиҗәле ысул -ул, барыннан да элек - вакцина.6000
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!10800
-
21 февраль 2021 - 16:26Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов белән хушлаштыларВетеран 2021 елның 20 февралендә якты дөнья белән хушлашты.15700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.11500
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавы Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!10800
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика