Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Сәламәт яшәү рәвеше

Республика күләмендәге көрәштә район данын кечечынлылар яклады

4- 5 апрельдә республиканың 32 авыл районыннан һәм 5 шәһәреннән килгән көрәшчеләрне Мамадыш спорт залы ачык ишекләр белән каршы алды.

Республика күләмендә узган әлеге ике көнлек бәйгедә 1999 һәм 2001 елларда туган яшүсмерләр бил алышты. Команда тренеры Радик Низамовның әйтүенә караганда, келәмгә чыгучы көрәшчеләрнең күбесе төрле ярышларда катнашып шактый ук тәҗрибә тупларга өлгергән.

- Әлбәттә, без мондый дәрәҗәдәге турнирларда зур чыныгу алабыз, бер- беребездән яңа алымнар өйрәнәбез,- ди ул. 46 һәм 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында Раил Камалов һәм Наил Низамов дүртенче урыннарны яуладылар. Раил Айнетдинов (46 кг.), Илмир Сафиуллов (60 кг.) һәм Илмир Хәлилов (80 кг.) үз үлчәү авырлыкларында матур алымнар күрсәттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча Чүпрәле командасы алтынчы урынны яулады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш