Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлегә гриппка каршы 5750 вакцина кайткан

    Татарстанга федераль бюджет исәбеннән прививкалар календаре кысаларында гриппка каршы 932 мең вакцина кайткан. Бу турыда күптән түгел ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән үткән брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белдерде.

    Министр сүзләре буенча, республика буенча 470 мең халыкка вакцинация ясалган.

    -Районга 5750 вакцина кайтты. Әлеге вакциналар түләүсез нигездә ясала. Өстәмә вакцина исә бюджеттан тагын акча бүлеп бирелгән очракта гына кайтачак. Шуңа да вакцина ясатырга теләгәннәр ашыга төшсеннәр иде диясем килә. 10 октябрьгә район буенча 4878 кеше гриппка каршы вакцина ясатты. Биредә Яңа Уби, Түбән Каракитә, Иске Кәкерле, Иске Ишле, Зур Аксу, Городище авыллары мәктәпләре укытучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләре арасында вакцинация ясатучылар аз булуын да ассызыклыйсым килә. Югыйсә, балалар, ата-аналар белән турыдан-туры элемтәдә эшлиләр бит алар,-диде бу уңайдан район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәлия Маликова.

    -Агымдагы елда вакцинация үткән елларга караганда аермалырак үтә. Чөнки соңгы еллар белән чагыштырганда, быел беренче тапкыр гриппка каршы вакцина үзвакытында кайтты,-диде Адел Вафин.

    Сәламәтлек саклау министры шулай ук түләүсез вакцинация үтелергә тиешле контингет кешеләрен дә санап үтте. Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән әлеге исемлеккә, беренче чиратта, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә йөрүче балалар, студентлар, укытучылар, медицина, хезмәт күрсәтү, сәүдә, транспорт хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулар (йөрәк һәм кан тамырлары авырулы) керәләр. Башка еллардан аермалы буларак быел бу исемлеккә армиягә китәргә тиешле призывникларны да өстәгәннәр.

    Аллергик реакцияле, аеруча тавык аксымына (чөнки ул препарат составына кертелгән) аллергиясе булган кешеләргә вакцинация ясарга ярамый. Адел Вафин әйтүенчә, йөкле хатыннарга вакцинацияне йөклелекнең өченче семестрында үткәрергә тәкъдим ителә.

    Белгечләр белдерүенчә, гриппны кисәтүе җиңелрәк. Ә менә гриппны дәвалау исә уртача 5 мең сумга төшәчәк. "Иммунитетның оптималь эшләнү срогы 6 атнаны тәшкил итә, ә иммун саклау вакыты исә 6-8 ай",-дип белдерде брифингта ТР Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары Альбина Малова. Ул, шулай ук, грипп эпидемиясенең күтәрелеше январь аеның икенче яртысында булачагын да искәртте.

    "Вакцинация ясатканнан соң өзлегүләр булу проценты бик аз күләмдә. Минем уйлавымча, вакцинадан баш тартканнар үзләренең сәламәтлекләре белән рус рулеткасына уйныйлар",-дип белдерде Адел Вафин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: