Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Район сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча конкрет чаралар күрергә кирәк

    Район Советының еллык отчет утырышында район башлыгы Александр Шадриков авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча конкрет чаралар күрергә кирәклеге турында әйткән иде.

    Район күпме генә үссә, яңарса, төзелешләр алып барылса да, югарыда телгә алынган тармакларда хезмәтнең нәтиҗәлелегенә ирешелгәне юк: авыл хуҗалыгында уңыш түбән булып калуында дәвам итә, район мәгариф, сәламәтлек саклау системасы да республика күләмендә артта калучылар рәтендә.

    Күптән түгел генә булып үткән икътисад советы утырышында район башлыгы куйган бурычлар буенча әлеге тармак җитәкчеләренең нинди эш алып барулары хакында отчетлары тыңланды. Утырышның икенче көнендә үк район сәламәтлек саклау тармагында килеп туган хәл барлык табиблар катнашында да анализланды.

    Зурдан кубып сөйләшерлек проблемалар бар шул. Татарстан Республикасы буенча халык саны тулаем артып барганда, Чүпрәледә ул кими. Үлгәннәр һәм туганнар арасында аерма минус 222 кеше булган. Соңгы 5 елдагы күрсәткечләргә караганда да үткән елгысы иң зур сан. Һәм 2014 елда районда 4 яшь баланың үлеме дә район сәламәтлек саклау тармагын иң арттагы позицияләргә этәргән. Эшкә сәләтле яшьтәгеләр дә күп үлгән үткән ел районда. Үлемгә китерүче сәбәпләр булып, иң беренче чиратта, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары тора. Онкология исә, өченче баскычны били.

    Табиблар үз эшчәнлекләрендәге мондый нәтиҗәне ничек аңлаталар соң?

    Һәр табибның чыгышын дикъкат белән тыңлаганнан соң, үз сәламәтлеген кеше, иң беренче чиратта, үзе кайгыртырга тиеш, дигән нәтиҗә ясадым.

    Соңгы вакытларда аракы чоңгылына батып барабыз түгелме? Милләт буларак җир йөзеннән юкка чыгу өчен тагын күпме вакытыбыз калды, диеп уйлыйсыз? 1 яшькә кадәрге балалар үлемен генә алыйк. Һәр очракта да- планлаштырылмаган йөклелек. Кайсы ирсез, кайсының ире булып та эчкечеләр, кайсында авырулар тупланмасы булып та йөккә узган. Фельдшерлар да, акушер-гинекологлар да үзләренә йөкләнгәнне эшләгәннәр: ана һәм бала консультациясендә исәпкә алганнар, тулгаклары башлангач тудыру бүлегенә китергәннәр, кайберләре я язу калдырып, кайбересе дәваланудан баш тарткан, минем башка балаларым бар дип, качып киткән. Ә бит бала яшәргә тиеш! Район хатын-кызларының барысына да яхшы таныш булган гинеколог табибә Светлана Тяхина да әни булырга теләгән хатын-кызга иң беренче эш итеп табиб күзәтүен үтәргә, аннан соң гына йөклелек турында уйланырга киңәш итә. Соңгы елларда, туганда ук авыру булып туучы балалар фонында бу бик актуаль.

    Яшьләр, эшкә сәләтле кешеләр арасындагы үлемне анализласаң да күп очракта эчкечелек сәбәп булуына юлыгасың. Үлем сәбәбен ачыклау өчен ярып каралган 65 кешенең 41енең алкоголь кулланган булуы беленгән. Табиблар үзләре дә нишләргә, дип аптырашта калган. Шәйморза участок хастаханәсе баш табибы Равиль Мөхәммәдъяров: "Дәвалансын дип хастаханәгә салган идек, ә ул режимны бозып, эчеп ята, үзе авыру. Менә нишләргә кушасыз ул авыру белән, ахыр килеп тагын табиб гаепле булачакмы?"-ди. Ә статистика өчен бит барыбер. Нинди генә булмасын, вакытыннан алда туганмы, теләп алынган баламы, я булмаса адәм сыйфатларын бөтенләй югалткан кешеме-җәмгыять, дәүләт өчен ул гражданин. Һәм аны яшәтү өчен тиешле службалар гамәлгә куелган да шул инде.

    Ни дисәк тә, беренче планга тормыш кууны куябыз, балалар дип яшибез. Ә уйланырга тотынганда соң да булып куя кайвакыт. Ничә елдан бирле диспансеризация дигән чара үтә. Шул табиблар тикшерүен мәҗбүр иткәнгә генә үтәбез кебек. Алай булмаса, диспансеризация мәсьәләсе район башлыгы дәрәҗәсендә тикшерелмәс иде. Ул куша авыл җирлекләре башлыкларына халыкны туплап, район үзәк хастаханәсенә китерергә, сәламәтлекләрен тикшертергә. Ә бит табиблар күп кенә чирләрне 1-2 стадиясендә ачыклаганда 100-90 процент очрагында дәвалап була, диләр.

    Баш табиб Илмас Шиһабетдинов кул астындагыларга тәнкыйть белдереп: "Табиб тарафыннан җибәрелгән хаталар да, игътибарсызлыктан килеп чыккан кайтарып алып булмый торган очраклар да бар инде, бар,-диде. -Авыру мөрәҗәгать итә икән, сез профессионаллар, аны һәръяклап, табиб күзлегеннән чыгып карарга тиешсез. Бу минем авыру түгел дип, берегездән берегезгә җибәрсәгез, кул селтәп өенә кайта да китә инде ул авыру",-диде.

    Быелгы ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы да дип игълан ителде. Бу уңайдан авыл фельдшерларына тагын да җаваплылык йөкләнә. Авыл кешесенең кан басымын тикшерү, югары булганда исәпкә алу, сәламәтлек бюллетеньнәре чыгаруны яңарту турында да килешенде киңәшмәдә. Минем аңлаганым кадәр шунысы мәгълүм булды: табиблар-безгә, без табибларга ярдәмче булып, сәламәтлегебезне кайгыртмаганда "йөк" урынында калачак, саннар үзгәрмәячәк. 2015 ел башланганга әле яңа гына булса да районда инде 100дән артык кеше үлгән, нибарысы 28 генә туган. 150гә якын хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Димәк, яши торган халыкны озаграк яшәтү өчен дә тырышырга кирәк шул инде, болай булгач.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: