Район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган хоккей турниры үткәрелде

Соңгы елларда районда спортны үстерү буенча күп эшләр башкарыла, төрле турнирлар, ярышлар еш үткәрелеп килә. 25 январь көнне район үзәгендә алкалы хоккей буенча муниципаль район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелү дә моңа бер дәлил булып тора.
Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә яңгыраган музыка спортны сөючеләрне, җанатарларны хоккей мәйданчыгына чакырды. Ул көнне көн бик салкын булуга да карамастан, хоккей мәйданчыгы шау-гөр килеп торды. Әйтергә кирәк, райондашларыбыз спортның хоккей төрен аеруча үз итәләр. Моның шулай булуын хоккей мәйданчыгына җыелган тамашачыларның күплеге раслый. Олылар да, кечеләр дә ул көнне чүпрәлелеләр өчен җан атты. Аннан соң хоккей мәйданчыгы янында җылы чишенү-киенү бүлмәләренең булуы да салкыннан курыкмыйча рәхәтләнеп уенны тамаша кылырга мөмкинлек бирде.
Турнирны район башлыгы Александр Шадриков ачып, муниципаль район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган чараның инде традициягә керүен әйтеп, спортчыларга җиңүләр, командаларга уңышлар теләде. - Турнирда иң көчле команда җиңүен телим,-диде ул. Аннан соң Илдар Хәлиулловның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды.
Ниһаять, тантаналы мизгел якынлашты. Бозга беренчеләрдән булып Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарының җыелма командалары чыкты. Александр Шадриков шайбаны хоккей мәйданчыгы уртасына ташлаганнан соң, уен башланды. Әйтергә кирәк, уенның беренче минутларыннан ук өстенлекне үз кулларына алырга омтылган спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, Кама Тамагы уенчыларын 3:2 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Аннан соң боз мәйданчыгында Кама Тамагы һәм Тәтеш командалары уйнадылар. Кама Тамагы районының җыелма командасы тәтешлеләрне 4:2 исәбе белән отты. Өченче уенда исә чүпрәлелеләр тәтешлеләр белән очрашып, аларны 4:1 исәбе белән отып, үзләренең көчлелекләрен тагын бер тапкыр расладылар.
Уен нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле - I, Кама Тамагы - II, Тәтеш командасы III урыннарны яуладылар. I, II, III урыннарны яулаган командалар призлар белән бүләкләнделәр. I урынны яулаган Чүпрәле командасы кубокка, командалар тиешле дәрәҗәдәге Дипломнарга ия булдылар.
Рөстәм Абдулхаков (Бөтенсоюз категориясендәге судья):
-Командаларның хәзерлеген яхшы билгесенә бәялим. Чүпрәле командасының уены ошады, көчле спортчылар дияр идем. Әлбәттә, быелгы кыш спортчыларга тулысынча әзерләнеп бетәргә мөмкинлек бирмәде. Чын кыш январь ае башында гына башланды бит. Бу, әлбәттә, спортчыларга тренировкаларны күпләп ясау мөмкинлеген киметте. Элек елларда да миңа Чүпрәледә үткән турнирларда хөкемдар буларак еш катнашырга туры килә иде. Гомумән әйткәндә, районда спортны үз итәләр, хакимият тарафыннан ярдәм булуы да сизелә. Спортчыларга киләчәктә дә уңышлар гына телисе килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..2800
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.6100
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.3200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.4000
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.4600
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.5200
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.5800
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.6400
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.6500
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.4200
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.6700
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.4200
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылдыБыелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.2700
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.4600
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.6100
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.5200
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.4600
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.4600
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.4000
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.3200
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..2800
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика