Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кубокны убилылар яулады

    Һәр елны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда чаңгы ярышлары үткәрелә. Аны Россия Федерациясе Кораллы көчләренең запастагы полковнигы Валерий Колпаков һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеров оештыра. Быел анда катнашучыларның саны йөздән артык иде.

    Сабан туй мәйданы иртүк бәйрәмне хәтерләтте. Спортчыларның алсу йөзләрендә шатлык нурлары чагыла. Ул көнне бирегә районның иң көчле чаңгычылары килде. Башка еллардан аермалы буларак, спортчылар эстафета ярышында үзләренең җитезлекләрен исбатларга тиешләр иде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов мәйданга килүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән котлады, бәйрәм уңаеннан мондый чара үткәрү яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә һәм хәрби хезмәткә карата уңай караш булдыруда ярдә итә, диде ул. "Һәркемнең олы һәм кече Ватаны бар. Россия армиясе полковнигы Валерий Колпаковның туган якка кайтып шундый зур чара оештыруы аеруча ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Яшьләр аннан үрнәк ала, аңа ошарга тырыша. Бигрәк тә аның кулыннан бүләк алу һәр спортчының гомерендә матур бер истәлек булып сакланыр",- ди Шәүкәт Әхмәтсафинович. Валерий Федоровичның да яшьләргә әйтәсе сүзе күп булды. Бүгенге сәяси хәлгә кыскача тукталып, илгә көчле армия кирәклеген, аның өчен Кораллы көчләр сафларын тулыландырырга тиешле егетләрнең акыллы, физик яктан нык, теләсә нинди авырлыклар алдында да югалып калмас өчен кыю булырга кирәклеген ассызыклады. Ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң кызлар арасында Уби командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Түбән Чәке һәм Хорновар- Шигали авыллары чаңгычылары бүлеште. Ир- егетләрдән янә Уби авылы спортчылары җитез булып чыкты, күчмә кубокны да алар алды. Алардан берничә минут кына калышып финишка килгән Чуваш Чүпрәлесе чаңгычылары- икенче һәм Хорновар- Шигали егетләре өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә полковник Валерий Колпаков, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Виталий Землемеров кубоклар, Дипломнар, Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әлеге ярышлар 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Валерий Колпаков үзе дә кече яшьтән спортчы булганлыктан, яшьләрне шундый итеп күрергә тели. Ярышлар үткәрүнең максаты да спортны үстерүгә, ир- егетләрнең армия сафларында лаеклы солдат булып хезмәт итүләренә юнәлтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: