Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кубокны Чүпрәле йөзүчеләре яулады

    Шушы көннәрдә "Акчарлак" йөзү бассейнында республикабызның Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарының иң көчле йөзүчеләре көч сынашты.

    Спортчылар әлеге чараны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышлады. Турнирда катнашу өчен 2000-2001, 2002-2003, 2004 елда туган һәм аннан да яшерәк 150 гә якын кыз һәм малай чакырылган иде. Йөзүчеләрне Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләде, яшьләрнең һәм балаларның спортка тартылуын югары бәяләп, аларга уңышлы финиш теләде. Бу ярышларның Чүпрәле спортчылары өчен шактый ук уңышлы булуын да әйтергә кирәк. 2002- 2003 елларда туган яшүсмерләр арасында кроль төре буенча 50 метрга ярышучылардан Никита Албутов, Аркадий Кутюмов һәм Никита Гаврилов бөтен урыннарны яулады. Шушы ук дистанциядә ирекле стиль буенча да Никита Албутов иң җитез булды. Дарья Смирнова да көндәшләренә бернинди ышаныч калдырмады. 2002- 2003 елгы кызлар арасында Инга Кузнецова икенче, 2004 елда туган һәм аннан да яшерәкләр арасында Булат Билалов икенче күрсәткечкә иреште. Гомуми нәтиҗәләр буенча районыбыз спортчылары командасы беренче урынга чыкты һәм һәм күчмә кубок яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: йөзү
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: