Кубок Кайбычка китте

Үткән шимбә көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына һәм районыбызның танылган спортчысы , арабыздан бик яшьли китеп барган Ильдар Хәлиуллов истәлегенә районара хоккей ярышлары булды.
Турнирда Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чүпрәле хоккей командалары көч сынашты. Уеннарны ачу тантанасында спортчыларны тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков килде. "Арабыздан киткәненә дистә еллар вакыт узуга да карамастан, Илдар Хәлиулловның якты истәлеге күңелләрдә саклана. Замандашлары аны олылап спорт чаралары үткәрә, аның үрнәгендә яшь буынны тәрбияли. Бу бик мөһим һәм киләчәктә дә андый шәхесләрне онытырга ярамый",- диде район башлыгы. Аннан соң ул Илдарның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды. Хоккейчыларга матур уеннар теләп турнирны ачык, дип белдерде.
Район үзәгендәге боз мәйданчыгына беренчеләрдән булып Чүпрәле һәм Кайбыч районнары командалары чыкты. Уенның беренче минутларыннан ук кунаклар боз хуҗалары капкасына ташландылар. Биш минут үтәргә дә өлгермәде, Чүпрәле командасы һөҗүмчесенең ике минутлык штрафка чыгуыннан бик оста файдаланып, кайбычлылар исәпне дә ачтылар. Икенче период тәмамланганчы кунаклар көндәшләренең капкасына җавапсыз дүрт алка ташладылар. Өченче периодта безнең егетләр уенны саклап калу өчен тырышты. Нәтиҗәле һөҗүмнәр ясап бер- бер артлы өч алка суксалар да, кайбычлыларның осталыгы күз алдында иде шул. Алар тагын дүрт алка ташлап, гомуми исәпне 8:3 кә җиткерделәр. Шундый ук исәп белән Кайбыч районы хоккейчылары Кама Тамагы командасын да буйсындырды. Икенче һәм өченче урыннар өчен барган уенда якташларыбыз 5:3 исәбе белән Кама Тамагы уенчыларыннан өстен чыкты. Шулай итеп быел беренче мәртәбә Чүпрәле районы башлыгының күчмә кубогы читкә китте. Чүпрәле җыелма командасыннан Салават Мөшәрәпов номинация буенча "Иң яхшы һөҗүмче" призына лаек булды. Уеннарга Татарстан Республикасының хоккей федерациясеннән (Казан шәһәре) Александр Дудкин хөкемдарлык итте, аңа район әһәмиятендәге судья Илдус Мөшәрәпов ярдәм күрсәтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.11500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27400
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.23400
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4400
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.52800
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.30900
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.72600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60000
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47200
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7200
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.18500
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладыБүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.18600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27400
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Бүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.18600
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланган Иң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.18500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.11500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика