Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Көрәшчеләр турниры каһарманга багышланды

    Матак урта мәктәбенең спорт залында оештырылган ХIII регионара көрәш турнирына йөзгә якын спортчы килгән иде. Алар арасында район көрәшчеләреннән тыш, күрше өлкә спортчыларында күрергә туры килде.

    Әлеге авылда яшәүче халык үз герой якташы Семен Уганин белән урынлы горурлана. Үткән ел, бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә каһарманның исемен мәңгеләштерү максатыннан авыл урта мәктәбенә аның исемен дә бирделәр, менә унөч елдан бирле инде якташларын искә алып, шушы мәктәптә билбау көрәше буенча зур турнир уза. Инде традициягә кергән бәйгене спортчылар да үз итәргә өлгерде, ел саен анда йөзләгән көрәшче бил алыша, үзенең осталыгын, тәҗрибәсен арттыра. Татар Бизнәсе авылыннан килгән көрәшче Рамил Камалов әлеге турнирның Сабан туйлар башланыр алдыннан үткәрелүен бик уңай бәяли. Чөнки бу чорда келәмгә чыгачак спортчылар күнегүләр үткәрү буенча аерым режимга күчәләр. Шуны да искәртик, турнирны оештыручылар Чабаксар шәһәрендә зур төзелеш оешмасын җитәкләүче якташыбыз Николай Угасловка бик рәхмәтле. Район үсеше өчен күп тырышлык куйган Николай Федорович яшьләребезнең нык һәм сәламәт булып үсүен тели. Һәр елны турнирга кайта, үзеннән бүләк калдыра. Быел да ул район башлыгы Александр Шадриков белән ярышның тантаналы өлешендә катнашты. Көрәш көн буе барды. Барлык нәтиҗәләр буенча келәм хуҗалары- Матак урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады, Ульяновск өлкәсенең Иске Алгаш һәм районыбызның Татар Бизнәсе командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Район башлыгы Александр Валерьевичның традицион символик бүләге- велосипедка, 29 килограммга кадәр авырлыкта көрәшеп чемпион калган, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче ун яшьлек Николай Мидюкин лаек булды. Үз үлчәү авырлыкларында Николай Акимов һәм Александр Мидюкин (Матак), Данил Спиридонов, Вадим Чернов (Матак), Ильяс Шәрәфетдинов (Тат. Бизнәсе), владисллав Чернов, Руслан Копылов (Матак), Александр Ефимов (Яңа Элмәле), Владислав Васильев (Алешкин Саплык), Адел Җәлалов (Тат. Бизнәсе), Артем Акимов, Валерий Кузьмин, Николай Шингарев (Матак), Николай Горбунов (Исе Алгаш), Снежанна Исаева (Зур Аксу), Николай Чукмарев, Николай Тяхин, Станислав Воробьев, Александр Акимов, Иван Сюпин (Матак), Денис Чемуков, Денис Чернов (Алешкин Саплык), Михаил Ефрейторов (Матак), Рамил Камалов (Тат. Бизнә), Максим Горбунов (Иске Алгаш) призлы урыннар яуладылар. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: