Туган Як
  • Рус Тат
  • Исеме татлы булса да, җисеме андый түгел

    14 ноябрь ел саен Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Илдә 346 млн. кеше шикәр чире белән авырый, Россиядә әлеге сан 3 млн.ны тәшкил итә. Район буенча бүген 447 кешегә шикәр диабеты диагнозы куелган. Гомумән, диабет ел саен 7 меңләп кешедә табыла.

    Әлеге авыру иң мәкерлеләрдән санала. Чөнки даими дәваланмаганда, диета тотмаганда, авыру акрынлап күзгә дә, бөергә дә, тәннең башка әгъзаларына да зыян салуын дәвам итәчәк. Шуңа да шикәр диабеты диагнозы куелган кеше бу турыда бер генә минутка да исеннән чыгармаска тиеш. Даруны да вакытында эчәргә, ашау-эчүдә дә сак булырга, яшәү рәвешен дә үзгәртергә һәм кандагы шикәр күләмен даими үлчәп торырга кирәк.

    Диабет килеп чыгуга аз хәрәкәтләнү, күп ашау, тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләр дә сәбәпче булырга мөмкин. Ә кеше диабет белән авырып киткән икән, аңарда ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозыла, инсулин проблемасы килеп туа. Организмда инсулин җитмәү үз чиратында, матдәләр алмашының бозылуына китерә.

    Шикәр диабеты берничә төргә бүленә. Беренче төр - инсулинга бәйле. Еш кына ул яшь вакытта барлыкка килә. Диабетның әлеге төрендә даими рәвештә инсулин инъекцияләре кирәк. Авыру кискен төстә башлана - кинәт ябыктыра, аппетит югала, бәвел еш бүленеп чыга башлый, эчәсе килә, авыз кибә. Клиник билгеләрнең ачык күренеп торуы тиз арада диагноз куярга мөмкинлек бирә. Икенче төр диабет, кагыйдә буларак, 40-45 яшьтән соң барлыкка килә. Башта билгеләрсез була, бу исә диагноз куюны кыенлаштыра. Диагноз еш кына бик соң - челтәр катлавы, бөерләр, түбән очлыклар зарарлангач кына билгеләнә. Икенче төргә сәбәп булып артык авырлык һәм нәселдәнлек тә торырга мөмкин. Гадәттә бу төр авыру 80-85 процентны тәшкил итә. Шулай ук, икенчел, авырлыклар, туклану җитмәгәнлектән билгеләнгән диабет төрләрен дә әйтеп үтәргә мөмкин. Ни генә булмасын, чир баш калкытканны көтеп ятмыйча, тикшеренергә кирәк. Даими физик күнегүләр ясау, хәтта җәяү йөрү генә дә табаннарда кан әйләнеше бозылуны кисәтү өчен җитәргә мөмкин. Диабет булган очракта чистартылмаган яра яки тырналган урынның җитди проблемага әверелүе ихтимал. Хәтта табаннардагы кечкенә генә яралар да диабет белән авырмаучыларга караганда, озаграк төзәлә һәм күбрәк игьтибар таләп итә. Ә иң беренче эш итеп, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Табиб ярдәмендә һәркем үзенә кирәкле киңәшләрне алып авыруны кисәтеп кала ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: