Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ирек Мөшәрәпов Идел буе спортчылары арасында икенче урынны яулады

    Малай чактан ук ат спорты белән шөгыльләнүче Ирек Мөшәрәповның мондый зур ярышларда катнашуы беренче мәртәбә генә түгел. "Александрия" кушаматлы аты белән ул быелгы район Сабан туенда да призлар яулаган иде.

    Идел буе регионнары спортчыларының Ульяновскида үткән ярышларына чакыру алгач канатланып китә ул. "Александрия" сенең әледән- әле яңа күрсәткечләр яулавы да куандыра аны. Димәк, тынгысыз күнегүләр юкка китмәгән. Җиңү паркындагы ипподромга күп ярышларда җиңеп чыккан Татарстан, Чувашия, Самара, Саратов кебек төбәкләрдән дистәдән артык иң яхшы атлар килә. Узышлар 1600 метрлы дистанциядә оештырыла. Спортчылар ике этапта иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә тиеш булалар. Беренче этапта шушы араны 2 минут 04 секундта үтеп якташыбыз беренчелекне яулый. Икенчесен 2 минут 13 секундта үтә. Ни кызганыч, гомуми баллар буенча Саратовтан килгән "Красноярск" кушаматлы ат нибары бер секундка гына отып төп призга лаек була.

    -Чыннан да, узышка килүче атлар бик әзерлекле иде, кайберләре белән моңарчы да күрешкән булды. 31 июльдә- зур Сабан туй алдыннан Казанда үтәчәк узышларга чакыру алдым. Хәзерге вакытта бик нык күнегүләр үткәрәбез. Сынатасы түгел иде, "Александрия" дә шуңа омтыла,- ди спортчы. Сүз уңаенда шуны да әйтик, Ирек Мөшәрәпов киң кырлы спортчы. Теләсә нинди ярышларда да ул бик теләп катнаша, урыннар да яулый. Әле Бәкер шифаханәсендә ял иткәндә дә билъярд буенча беренчелекне алып кайткан, баш табибның Дипломы белән бүләкләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: спорт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: