Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 5750 чүпрәлеле гриппка каршы иммунизация узарга тиеш

    Республикада, шул исәптән, безнең районда да гриппка каршы вакцинацияләү башланды. ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматлары нигезендә, ОРВИ һәм грипп кебек инфекцияләрдән килгән зыян 2,5тән алып 3,4 миллилард сумга кадәр тәшкил итә. 2013 елда грипп авыруыннан 14 кеше вафат булган. Белгечләр әйтүенчә, грипптан вафат булучыларның берсе генә дә гриппка каршы вакцинация...

    Хәзер гриппка каршы прививка прививкаларның бердәм календарена кертелгән. Район күләмендә бу эшнең барышы эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында да анализланды.

    Агымдагы елның 9 аенда районда көчле респиратор-вируслы инфекциянең 155 очрагы теркәлгән. Шул исәптән, 114 очрагында 14 яшькә кадәрге мәктәп балалары, 12 очрагында -1 яшькә кадәрге, 26 очрагында -1-2 яшьлек, 30 очрагында 3-6 яшьлек балалар, 21 очрагында 15-17 һәм аннан да өлкәнрәкләр авыраган. Сентябрь аенда район буенча грипп белән авыручылар теркәлмәгән, ә менә ОРВИ белән 2 кеше авыраган.

    Гриппка каршы прививкалар планы нигезендә агымдагы елда район буенча 5750 кеше гриппка каршы иммунизацияләнергә тиеш. Алар арасында 400е-мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә йөрүче балалар, 1250се-5-11 сыйныф укучылары, 200е-медицина, 800е- белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 1700е-60 яшьтән өлкәнрәкләр, 200е-район үзәгендәге техникум студентлары һәм 1200е-хезмәт күрсәтү сферасы хезмәткәрләре.

    Белгечләр раславынча, грипп авыруы үзеннән соң калучы өзлегүләре белән куркыныч. Аннан соң аның елдан-ел үзгәреп, катлаулануын да онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, һәр кеше дә моны аңлап җиткерми. Шуңа да вакцинациядән баш тарта. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы. Белгечләр белдерүенчә вакцинация ясалган һәм ясалмаганнар арасында тикшерүләр үткәрү иммунизация үткәннәр арасында грипп белән авыраучанлыкның 10 тапкырга түбән булуын күрсәткән.

    -Беренчедән, гриппка каршы прививка ясатканнар грипп авыруын җиңел кичерә, төрле өзлегүләр калуны кисәтә, икенчедән, вакцинация организмның төрле инфекцион авыруларга каршы торучанлыгын, иммунитетын күтәрә,-ди ТР "Роспотребнадзор" идарәсенең Буа шәһәре һәм районы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов.

    Һәм биредә гриппка каршы вакцинацияләү түләүсез нигездә башкарылуын да ассызыклыйк. Гриппка каршы вакцинаны район үзәк хастаханәсенә килеп ясатып була. Ә мәктәп укучыларына исә шәфкать туташлары мәктәпләрдә ясаячак. Һәм әле вакцина ясатырга соң түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: