Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Грипп кына димәссең...

    Елның салкын чоры җитүе белән үк көчле респиратор вируслы инфекцияләрнең (ОРВИ) һәм грипп авыруларын йоктыру очраклары арта. Авыруларның 12-15 проценты грипптан җәфа чигә. Грипп белән авыраучыларның яртысын балалар тәшкил итә. Әлеге уңайдан без кайбер сорауларга ачыклык кертү максатыннан "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизовка мөрәҗәгать иттек.

    -Илгиз Фаридонович, грипп авыруына кем тизрәк бирешүчән?

    -Гриппны китереп чыгаручы А һәм В тибындагы вируслар тиз таралучанлыклары белән аерылып торалар. Вирус организмга эләккәннән соң санаулы сәгатьләр эчендә алар сулыш юлларының лайлалы тышчаларын зарарлыйлар.

    Грипп вирусының һәр ел саен мутацияләнеп, яңа төрләрен тудыра алу сәләте мөһим үзенчәлеге булып тора.

    Халыкның гриппка бирешүчәнлеге зур дәрәҗәдә. Ул вирусларның үзгәрү, мутацияләнү дәрәҗәсе белән бәйле. Вирусның яңа төре килеп чыкканда халык сакланмаган килеш кала. Авыру бик тиз тарала, аеруча куркыныч төркеменә кергән балалар, хроник авыру кешеләр өчен зур куркыныч тудыра ул. Бу вакытта инфекциянең катлаулы үсеш алуы һәм хәтта үлем белән тәмамлану очраклары бермә-бер арта.

    -Грипп нинди юллар аша йога?

    -Грипп инфекциясенең чыганагы булып авыру кеше тора. Авырый башлауның өченче-бишенче көннәрендә вирус аеруча куркыныч. Йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә вируслар авыру кешедән бүленеп чыгып, берничә метрга кадәр таралырга мөмкиннәр. Һавада вируслар берничә сәгать дәвамында сакланалар. Вирус, шулай ук, көнкүреш предметлары, уенчыклар, урын-җир әйберләре аша да тарала. Гриппны кичергәннән соң аңа каршы иммунитет формалаша, әмма вирусның кичерелгән төренә карата гына. Бу очракта грипп вирусының яңа төрләре кешегә кабат йогарга мөмкин.

    -Гриппны гадәти салкын тиюдән ничек аерырга соң?

    -Гриппның төп билгеләре булып, беренчедән, тән температурасының кинәт күтәрелүе (берничә сәгать эчендә 38-40 градуска кадәр җитә), туңып калтырау, хәлсезлек, чамадан тыш ару хисе күзәтелә. Мускулларда, очлыкларда, корсакта, күз алмаларында авыртулар барлыкка килә, күз яше ага башлый. Авыруга борын аша сулау авырлаша. Тамакта кычыту, күкрәктә авыртулар, авыртулы йөткерү барлыкка килә. Катлаулы очракларда борыннан кан китүләр, көзән җыерулар, кыска вакытка аң югалтулар күзәтелергә мөмкин.

    -Грипп нәрсәсе белән куркыныч?

    -Грипп үзеннән соң калучы өзлегүләре белән куркыныч. Үпкә өзлегүләре аеруча куркыныч тудыра. Грипптан үлүчеләрнең күпчелеген нәкъ менә үпкә ялкынсынуы тәшкил итә. Шулай ук, йөрәк-кан тамырлары системасында, югары сулыш органнарында, нерв системасында барлыкка килгән өзлегүләр дә сәламәтлек өчен зарарлы. Грипп белән авырганда, аннан соң да, хроник авырулар көчәергә мөмкин.

    -Ә менә грипп авыруыннан ничек сакланырга соң?

    -Гриппка каршы профилактиканың иң нәтиҗәле алымы-ул вакцинация. Вакцинация халыкның бөтен төркеменә дә тәкъдим ителә. Вакцинация ясату куркыныч төркеменә кергәннәргә: 6 яшьтән өлкәнрәк балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулардан интегүчеләргә, медицина, хезмәт күрсәтү сферасы хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга нәтиҗәле булачак. Вакцинация грипп авыруы эпидемиясе башланганчы 2-3 атна элек ясатылырга тиеш. Биредә шуны ассызыклыйсым килә, вакцинация грипп авыруыннан соң барлыкка килүче катлаулы өзлегүләрнең үсеш алуын кисәтүче бердәнбер чара булып тора.

    Райондашларга мөрәҗәгать итеп, сәламәтлегегез кадерле булса, гриппка каршы прививка ясатыгыз дип әйтәсем килә. Шул ук вакытта гриппның киң таралу чорында специфик булмаган профилактика чараларын куллану да уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Беренчедән, йөткерүче яисә төчкерүче кешеләрдән читтәрәк булуың хәерле. Авыру кешеләр белән аралашканнан соң гриппка каршы профилактика йөзеннән борынга интерферон тамчыларын тамызсаң әйбәт булачак. Урамда йөреп кергәннән соң кулларны һәрдаим сабын белән юарга, бүлмәләрне даими рәвештә юеш чүпрәк белән сөртергә, җилләтергә кирәк. Ә инде грипп белән авырый башлыйсыз икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: