Фәнис Загреев кубогына

Районның спорт яратучылары Фәнис Загреевны яхшы беләләр. Авыл районнары арасында алкалы хоккей һәм футбол буенча республика чемпионы булган, райондагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә нигез салган шәхес буларак та, аның исеме спорт белән яшәүчеләр күңелендә саклана.
Спорт белән җимертеп яшәгән, теләсә нинди ярышларда команданы туплап бары тик җиңүгә рухландыра белгән спортчының арабызда юклыгына әле дә ышанасы килми. Район данын тиешле югарылыкка күтәрүгә үзенең бөтен барлыгын биргән Фәнисне күзаллаганда, аның белән бергә автоавариядә һәлак булган Марат Сәлаховны да искә алабыз. Әле районыбыз спортын үстерү өчен бик күп хезмәт куярга тиешле Илдар Хәлиулловны һәм спорт елъязмасында якты эз калдырган Саяр Абязовны без һәрчак юксынабыз, аларның юклыгын тоябыз. Дөрес, районыбызның лачындай улларын халык та онытмый, кыска гына гомер яшәп тә, үзләреннән соң сагынып сөйләрлек матур эшләр калдырган егетләрнең исемнәрен күңелдән сызып ташларга мөмкин дә түгел. Шушы максаттан район хакимияте дә махсус карарлар чыгарып, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күчмә кубоклар булдырды. Хәзер һәр елны Бөек Ватан сугышында җиңү көне уңаеннан Марат Сәлахов кубогына футбол ярышлары уза. Турнирда, гадәттәгечә, Татарстанның күрше районнары, Чувашия һәм Ульяновск шәһәре футболчылары да катнаша. Февраль урталарында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча турнир үткәрелә.
Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов та катнашты. Тимур Дмитриевич турнирга килгән командаларны һәм җанатарларны тәбрикләп, турнирның чын мәгънәсендә спорт бәйрәме төсендә үтүен теләде. Фәниснең тормыш иптәше Эльвира ханыма һәм улы Алмазга истәлек бүләге тапшырды. Алмаз да әтисе кебек үк спорт белән шөгыльләнә, хоккей буенча район җыелма командасының иң оста һөҗүмчесе дә әле ул. Турнир уеннарына килгәндә апаслылар Тәтеш командасын 4:1 исәбе белән тар-мар итте, ә боз хуҗалары Кама Тамагы хоккейчыларыннан өстен чыкты. Финалда исә якташларыбыз Апас спортчылары белән көч сынашты. Уенга анализ ясаганда, ике команданың да көчләре тигез булуын әйтәсе килә. Уен ахырында гына кунаклар капкасына кергән алка барысын да хәл итте. Кубок янә боз хуҗаларында калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12600
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.21500
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.25700
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.27000
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.26400
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.27000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.44800
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.33300
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.8600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.14600
-
17 февраль 2021 - 09:00Коронавируска каршы иммунитет ике тапкыр прививка ясатканнан соң барлыкка килә Вакцина составындагы S-аксым протеины бәрабәренә иммунитет барлыкка килә.34900
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
26 февраль 2021 - 09:16Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамландыТатарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды.2900
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!11500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12600
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавы Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!11500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
-
26 февраль 2021 - 09:16Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамланды Татарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды.2900
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика