Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Диспансеризация узу-авыруны иртәрәк стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә

    2013нче елдан башлап Рәсәй Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләрендә барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.

    Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе һәм ул 21 яшьтән башлап һәр гражданинга 3 елга бер мәртәбә үткәрелергә тиеш. 2014 елда, мәсәлән, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1927, 1921, 1918 һәм 1915 елларда туган әлеге профилактик чараны узарга тиеш булалар. Моның өчен гражданнар иң беренче чиратта үзләренең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гомуми практика табибы һәм аның шәфкать туташлары тарафыннан нинди анализлар бирелергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. Тикшерү үтүче кеше, кан бирү өчен, ач карынга килергә тиеш, өйдән иртәнге бәвел (моча) һәм кайбер яшьтәгеләргә өйдән тизәк (кал) алып килү кирәк. Диспансеризация гражданнарга бушлай үткәрелә. Даими рәвештә диспансеризация, медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә һәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә, авыртуның башлангычында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөһим. Шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү (алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш), физик активлыкны арттыру, чиктән тыш авырлыкны (симерү) булдырмый калу өчен дә кирәк. Россия Федерациясенең 2011 елның 21 ноябрендә гамәлгә кергән " Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында" гы 323 - ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә, оешма һәм предприятие җитәкчеләре үз эшчеләрен диспансеризация һәм медицина тикшерүе үткәрергә бер каршылыксыз эш урыныннан җибәрергә тиеш. Халыкның сәламәтлеге белән бәйле диспансеризация үткәрү, спорт ярышлары һ.б. чараларны оештыру буенча да җитәкчеләргә, вазыйфалы кешеләргә җитди бурычлар куйды. Дис­пан­сер­лаш­ты­ру 2 этап­та үт­кә­ре­лә. Бе­рен­че эта­бы кан әй­лә­не­ше сис­те­ма­сы авы­ру­ла­рын (шул исәп­тән йө­рәк ише­ми­я­сен, яман шеш­не, ши­кәр авы­ру­ын ир­тә­рәк ачык­лау­га юнәл­де­рел­гән. Юга­ры­да атал­ган авы­ру­лар ха­лык­ның ин­ва­лид ка­лу­ы­на һәм ва­кы­тын­нан элек үле­ме­нә ки­тер­гән төп сә­бәп­ләр бу­лып то­ра­лар. Шу­лай ук бе­рен­че этап төп хә­веф факторларын һәм алар­ның үсе­шен: кү­тә­рен­ке ар­те­ри­аль ба­сым­ны, канда­гы хо­лес­те­рин­ның һәм ши­кәр кү­лә­ме­нең юга­ры­лы­гын, гәүдә авырлы­гы­ның ар­тып ки­тү­ен һәм си­ме­рү­не ачык­лар­га юнәлдерелгән. Икен­че этапта өстәмә тик­ше­рү үт­кә­ре­лә, ди­аг­ноз тә­га­ен­лә­нә, табиб- белгеч­ләр җен­тек­ләб­рәк тик­ше­рү үт­кә­рә­ләр. Алар­га бул­ган их­ты­яҗ­ны учас­ток табибы ке­ше­нең яшен һәм бе­рен­че этап нә­ти­җә­лә­рен исәп­кә алып бил­ге­ли. 2014 елда районыбызның 4300 кешесе ­дис­пан­се­ри­за­ция үтәргә тиеш булса, бүгенге көнгә шуларның 2665- е генә үтте (61,9 %). Ир­тә­рәк ста­ди­я­дә100 дән ар­тык авы­ру ачык­лан­ды, биш кеше республиканың онкология диспансерына тикшерү үтәргә җибәрелде. Дис­пан­се­ри­за­ция үт­ү өчен үзең бе­лән пас­порт, мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­ли­сы, дәү­ләт пен­сия ими­ни­я­те та­нык­лы­гы бу­лу шарт. Ан­нан ка­ла, агым­да­гы һәм үт­кән ел­лар­да ме­ди­ци­на тик­ше­рү­лә­ре үт­кә­рел­гән икән, ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре­нә күрсә­тү өчен до­ку­мент­лар­ны алыр­га ки­рәк. Хөр­мәт­ле ра­йон халкы, һәм­мә­гез­не дис­пан­сер­лаш­ты­ру­га ча­кы­ра­быз. Дис­пан­се­ри­за­ци­я­не да­и­ми үтү һәр­кем­гә авы­ру­ны ир­тә­рәк ста­ди­я­дә ачык­лау мөм­кин­ле­ге бирә, дә­ва­лау нә­ти­җә­ле бул­ган­да, авы­ру­лар­ны бул­дыр­мый ка­лу мөм­кин­ле­ге туа. Үз сәламәтлегегезгә үзегез битараф булмагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: