Туган Як
  • Рус Тат
  • Диабет турында белергә кирәк

    Диабет халык арасында гаять киң таралган авырулардан санала. Соңгы мәгълүматлардан билгеле булганча, бүген җир шарында 300 миллион чамасы кеше шушы чирдән җәфа күрә.

    Татарстанда ул күрсәткеч 75 меңнән артык, ә районыбызда 500гә якын кеше. Ни кызганыч, ел саен иллеләгән райондашыбыз ул исемлекне тулыландырып тора.

    Авыру үзе уйлансын өчен, мәкаләмне "Кеше ни өчен ашый?" дигән сораудан башларга булдым. Һәм һәр укучы үзенчә: "яшәр өчен, көч-энергия булсын өчен"- дип җавап бирер иде. Бу чыннан да шулай. Яшәү өчен кеше организмына даими рәвештә туклыклы матдәләр кереп торырга тиеш. Ул матдәләрнең иң тиз эшкәртелә торганы-углевод, ягъни шикәр. Организмда ул төп энергия чыганагы булып тора. Димәк, кеше акыл эше беләнме, физик эш белән шөгыльләнәме, ял итә, ягъни йоклыймы-бөтен очракта да организмга шикәр кирәк. Кеше организмына ул составында углевод булган ризыклар белән керә. Ә сарыф ителеп бетмәгән өлеше бавырда, мускулларда гликоген хәлендә депо булып туплана һәм кирәк чакта акрынлап сарыф ителә. Әмма бу матдәләр алмашы кеше организмында инсулин дигән гормон ярдәмендә бара. Инсулин ашказаны асты бизендә җи-тештерелә, ә инде аның эшчәнлеге бозылганда шикәр чире авыруы барлыкка килә. Бу очракта шикәрнең үзләшүе дә бозыла. Кеше хәлсезләнә, кәефе төшә, күрү-ишетү сәләте кими, йөрәге авырта, аяк-кул буыннары, мускуллары сызлый, кеше күп һәм еш сия, тирли. Шикәр җитешмәүгә бигрәк тә баш мие сизгер. Ул уйлау сәләте һәм игътибар кимү, йоклыйсы килү һәм бу хәл озакка сузылса комага (табигый булмаган патологик йокы) да китерүе мөмкин. Ә бу хәлдә авыруга ярдәм күрсәтмәсәң, ул үлә. Димәк, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен организмда шикәр үзләшүе мөмкин кадәр дөрес барырга һәм моның өчен шикәр диабеты белән авырган кеше һәрвакыт тамак туйдыру белән беррәттән, аның үзләштерелүе турында да уйларга тиеш. Бу инде авыру кеше берөзлексез дару эчеп, яки инсулин уколы ясап торырга тиеш дигән сүз. Шулай эшләмәгәндә авыруның шикәрне сиземләү рецепторлары эшләми һәм шикәр күзәнәкләргә керә алмый һәм ул бикле ишеккә килгән кунак кире борылып киткән кебек, сидек белән организмнан чыгып китә. Әмма организм энергиясез яши алмый. Шикәрдән алмаган энергияне ул майдан ала һәм ниһаять, кеше ябыга башлый. Ләкин бу очракта май дөрес янмый, чөнки ул шикәр "ялкынында" янарга тиеш. Аның янып бетмәгән матдәләре (кетоны) организмны агулый. Гомумән, организмдагы барлык матдәләр алмашы бозыла. Бу йөрәк- кан тамыры авыруларын китереп чыгара, нейропатия-нерв системасы эшчәнлеге бозылуга һәм зур өзлегүләргә китерә. Ахырдан сукыраю, баш мие инсульты, йөрәк инфаркты, аяк, бөерләр эштән чыгу белән тәмамланырга мөмкин.

    Кайбер авырулар үзләренең чирләренә игътибар белән карамыйлар. Авыру икәнлеген белеп тә, еллар буе дәваланмый йөриләр. Әлегә ашыйм- эчәм, бернәрсәм дә авыртмый дип җиңел генә уйлыйлар. Бу -авыру кешенең үз шлаклары белән агуланган баш миенең үз хәлен аңлап бетермәве. Авыру үзенең чиренә никадәр битараф булса, бу аның хәзерге хәле шуның кадәр үк яхшы түгеллеген аңлата. Райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, чир әлегә артык борчымаса да, дәвалану хәерле. Яшәүнең сыйфаты яхшыруын һәм өзлегүләрнең мөмкин кадәр соңрак барлыкка килүен аңласагыз иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: