Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр бердәм булып, “Россия- Чаңгы юлы»на чыкты

    "Россия- Чаңгы юлы» дип аталган спорт бәйрәме уңаеннан район Сабан туе мәйданында ярышлар булып үтте. Бу көнне районыбыз спортчылары Вагиз Алиулловны да искә алалар. Шуңа да аның популярлылыгы бик зур. Мәйданга спортчылардан тыш Вагизның туганнары, хезмәттәшләре һәм якыннары да килгән.

    Үткән шимбә көнне район халкы өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Ял көнен ачык саф һавада файдалы итеп үткәрергә теләгән һәр кеше, чаңгыларын алып иртүк мәйданга ашыкты. Бәйрәмгә күңел күтәренкелеге өстәп җыр- музыка яңгырый, бер читтә зәңгәр төтенен бөрки- бөрки кыр кухнясы эшләп торды. Быел чаңгы юлы Сабан туй мәйданындагы куе урман читеннән салынган иде. Спортчылар да, тамашачылар да ул көнне кышкы урман хозурлыгына тагын бер сокланып, җанга рухи көч алып кайттылар. Әйтергә кирәк, ярышларда районның барлык хезмәт коллективлары да диярлек актив катнашты. Гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Спортчылар арасында республика ярышларында беренче урынны яулаган профессиональ чаңгычылар да, әле яңа гына чаңгыга басучылар да бар иде. "Чүпрәледә спортны яратучылар арта бара. Бездә чаңгыга басмаган кеше юктыр да инде. Күргәнегезчә, старка 500 дән артык кеше чыкты".- ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов. Ярыш парадында район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмгә килүчеләрне ихлас күңелдән тәбрикләде. " Чаңгы ярышлары районда иң популяр спорт төрләреннән санала.

    "Россия чаңгы юлы" үзенә күп халыкны җәлеп итеп кенә калмый, яңа спортчыларны ачыкларга да мөмкинлек тудыра. Барыгызга да күтәренке кәеф, спортта яңа җиңүләр телим, - диде район башлыгы. Аннан соң ул Вагиз Алиулловның улы Русланга истәлек бүләге тапшырды. -Җитмеш бишкә табан барсам да, һәр елны ярышларда катнашам, чаңгыга бассам җаныма рәхәтлек алам, күмәкләшеп спортта катнашу бик күңелле бит ул,- ди Иске Чүпрәледә яшәүче хезмәт ветераны Мөнир Насретдинов. "Яшь вакытта оста чаңгычы идем, Казанда ярышып йөргән вакытлар да булды. Чаңгыга баскач шул еллар искә төшә, яшлегемә кире кайткандай булам. Монда җиңүгә ирешү төп максат түгел, иң мөһиме сәламәт яшәүгә омтылу.

    Шуңа күрә "Россия чаңгы юлында" каты көрәш юк, секундлар да роль уйнамый. Иң мөһиме яхшы кәеф белән финишка килү",- дип өсти Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов. Ярышлар тәмамлангач, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчыларга бүләкләр, дипломнар тапшырдылар. Иң көчле чаңгычылар "Россия чаңгы юлы- 2016" символикасы төшерелгән баш киемнәре белән бүләкләнделәр.

    Руслан Алиуллов әтисе истәлеге итеп иң өлкән яшьтәге спортчы Мөнир Насретдиновка һәм Чуваш Чүпрәлесе авылыннан җиде яшьлек чаңгычы Евгения Синдюковага символик призлар бүләк итте. Үз яшьтәшләре арасында дистанцияне уңышлы үтүчеләргә Рәфик Хисмәтуллин белән Радик Низамов та бүләкләр тапшырдылар. Мондый спорт ярышлары район авылларында да зур оешканлык белән үтте.

    Чарадан күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/8314-lighnya-rossii.html адресы буенча карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: