Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә спорт сезонын йөзүчеләр башлады

    Яңа ел бәйрәме көннәрендә, гадәттәгечә, районда күп төрле спорт ярышлары үткәрелә. "Спорт декадасы" дип аталган чаралар балаларның һәм өлкәннәрнең ял вакытларын дөрес һәм файдалы уздыруга юнәлтелә.

    Сер түгел, районда йөзү спорты белән шөгыльләнүчеләрнең саны артканнан- арта бара. Шушы көннәрдә "Акчарлак" йөзү бассейнында узган ярышларда төрле яшьтәге йөзгә якын спортчының катнашуы да шуны дәлилли. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов билгеләп үткәнчә, һәр ел саен райондагы спорт сезоны "Акчарлак" йөзү бассейныннан башлана. Узган елда да биредә "Спорт һәм сәламәт яшәү елы" кысаларында бик күп турнирлар узды, хәтта республиканың иң оста йөзүчеләре дә биредә ярыштылар һәм разряд нормаларын үтәделәр. Районыбыз йөзүчеләренең сафы да яңа спортчылар белән тулыланды, күп спортчылар үзләренең күрсәткечләрен яхшырттылар. Бу хакта ярышларны ачу тантанасына килгән район башлыгы Александр Шадриков та искәртеп узды, катнашучыларны һәм җанатарларны Яңа ел белән котлап, беренче чиратта, нык исәнлек теләде. Кагыйдә буларак сәламәтлек үзеңнең саулыгың өчен кайгыртучанлык күрүдән башлана. Димәк, һәр кеше спорт залларына, бассейнга йөрергә тиеш. Кыш бабай белән Кар кызы да спортчыларга җиңү теләде. Ярышларның баш хөкемдары Евгений Митрошкинның әйтүенә караганда, оешма, предприятиеләр арасында иң күп спортчылар гадәттән тыш хәлләр, техникум һәм район электр элемтәсендә икән. Ул көнне Иске Шәйморза, Иске Кәкерле, Хорновар- Шигали, Шланга, Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләреннән дә күп йөзүчеләр килгән иде. Ә призлы урыннарга түбәндәге спортчылар лаек булды: Азалия Вәлиева, Камилә Вәлиева, Ангелина Мышова, Ильяс Фәизов, Радион Мадюков, Михаил Смирнов, Ранис Шәрәфетдинов, Никита Марков, Павел Николаев, Никита Албутов, Александр Хемницер, Никита Гаврилов, Эльвина Хәйретдинова, Даша Смирнова, Айгель Шәрипова, Ландыш Мифтахетдинова, Данил Мусаткин, Владислав Митрошкин, Владимир Колпаков, Сергей Волков, Сергей Хрисанов, Владислав Романов, Диана Хәйретдинова, Евгений Меньшов, Ильдар Сахибуллин, Андрей Пашанов, Гөлназ Вәлиева, Елена Гаврилова, Сергей Синдюков, Җәлил Сабиров, Юрий Митрошкин, Сиринә Миначева, Елена Нуртдинова, Борис Юдин, Виталий Мердеев һәм Виталий Землемеров. Аларның һәркайсы район башлыгының Грамоталары белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: