Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә физкультурачылар көне узачак

    Быелның 13 августында район үзәгендә "Физкультурачылар көне" уңаеннан үтәчәк чаралар Рио- де- Жанейродагы ХХХI Олимпиада уеннарына багышлана.

    Программа түбәндәге спорт уеннарын үз эченә ала:
    -авыл җирлекләре командалары арасында футбол ярышлары (үзәк стадионда);
    -укучылар һәм яшьләр командалары арасында баскетбол буенча ярышлар (Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт мәйданчыгында);
    -предприятие һәм учреждение командалары арасында волейбол ярышлары ("Акчарлак" йөзү бассейны янындагы спорт мәйданчыгында);
    -предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар ("Акчарлак" йөзү бассейны);
    -ГТО нормативларын тапшыру (Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт мәйданчыгында);
    -волейбол буенча район чемпионатында җиңү яулаган командаларны бүләкләү.
    Тантана иртәнге 10 сәгатьтә үзәк футбол стадионында ачылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: