Чүпрәледә “Шашка-шахмат сөючеләр клубы” оешты

Җәмгыятебездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. Район күләмендә үткәрелүче күп төрле спорт чаралары, балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле спорт секцияләре, түгәрәкләр эшләп килүе шуның ачык мисалы. 20 апрель көнне исә район балалар иҗат йортында шахмат-шашка сөюче ветераннар катнашында үткән җыелышта "Шашка-шахмат сөючеләр клубы"на нигез салынды.
Җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район спорт комитеты җитәкчесе Руслан Вилданов, шахмат һәм шашка буенча район филиалы җитәкчеләре Илмас Шиһабетдинов һәм Азат Мөхәррәмов, шахмат-шашка сөюче ветераннар катнашты.
-Бүген район тарихына кереп калырлык истәлекле көн-"Шахмат-шашка сөючеләр клубы" нигезенә беренче таш "куела",-диде район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җыелышны ачып.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов шахмат-шашка сөюче ветераннарны район башлыгы Александр Шадриков исеменнән тәбрик итеп, районда спортның шашка-шахмат төрен популярлаштыру эшендә уңышлар теләде, район иҗат йортында спортның әлеге төре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләрнең булуын билгеләде һәм җәй көннәрендә шахмат һәм шашка турнирларын "Чыгарылышлылар паркы"нда да үткәрү мөмкинлеге булуын ассызыклады.
Җыелышта "Шахмат-шашка клубы"ның җитәкчесе итеп бертавыштан Ханбик Камалов сайланды. Клуб атнасына өч көн: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә, көндезге сәгать икедән (14.00 сәгать) алып кичке җидегә кадәр эшләячәк. Бирегә шахмат-шашка белән шөгыльләнүче, укучымы ул яисә өлкән яшьтәме, һәркем килә ала.
"Шәһәрләрдә шахмат клублары күптәннән эшләп килә. Биредә өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар буш вакытларын үткәрә. Дөрес эшлиләр, борчу-мәшәкатьләреңнән арынып, ял итеп, шул ук вакытта акыл сәләтеңне үстерергә ярдәм итүче урыннар булганда, нишләп әле йөрмәскә ди",-диделәр ветераннар бертавыштан куанып. Яңа гына оешкан "Шахмат-шашка клубы"на инде иганәчеләр ярдәм дә итәргә өлгергәннәр. Эшмәкәр Элмас...-3, Барис Гафуров 4 данә шахмат-шашка җыелмасын бүләк иткәннәр. Җыелыш ахырында бертөркем шахмат-шашка сөюче ветераннар шахмат буенча көч сынаштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!16300
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.3500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13500
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24400
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.26800
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.27900
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.27700
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28100
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45300
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.33800
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.9200
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.15600
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
26 февраль 2021 - 09:16Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамландыТатарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды.4700
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!15400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика