Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә бадминтон буенча федерация филиалы җитәкчесе район чемпионы булды

    Районда спортның әлеге төре популярлаша бара. Моңарчы бадминтонны яратучы чүпрәлеләр үзләре өчен, күберәге табигатьтә ял иткән вакытларда гына уйный иде. Хәзер исә аның буенча зур күләмле район турнирлары уздырыла, анда катнашучы спортчыларның саны да арта бара.

    -Гомумән, безнең гаилә спорт белән дус яши. Тренажер залларында еш булабыз, бассейнга да йөрибез. Соңгы вакытта бадминтонны үз иттек, аның белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле жиһазлар алырга да кирәкми, үзе бик файдалы спорт,- ди 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинова. Шушы көннәрдә Чуваш Бизнәсе һәм Зур Аксу авыллары мәктәпләрендә беренче совет космонавты Юрий Гагаринның галәмгә очуына багышлап үткәрелгән бадминтон турнирында да 150 гә якын спортчы катнашты. Спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильдановны, Зур Аксу авылы җирлеге башлыгы Алексей Храмовны һәм бадминтон федерациясенең район филиалы җитәкчесе Синхг Раджеш Кумарны чуваш халкының милли киемнәрен кигән кызлар ипи- тоз белән каршы алды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимнары яңгырый, залга Дәүләт Әләмнәре кертелә. Мәктәп балаларының спортка багышлап әзерләгән чыгышлары да турнирга тагын бер кат ямь өстәде. "Кыска гына вакыт аралыгында Чуваш Бизнәсе авылы бадминтон ярышлары үткәрү буенча спорт үзәгенә әверелде. Монда яшәүчеләр дә бадминтонны яраталар. Шуңа тамашачылар да, җанатарлар да бирегә күпләп килә. Әлбәттә, ярышларны оештыруда бадминтон федерациясе филиалы җитәкчесе Синхг Раджеш Кумарның тырышлыгын әйтеп бетергесез. Рәхмәт аңа,"- диде Руслан Расыйхович. Көн буена сузылган ярышлардан соң җиңүчеләр дә ачыкланды. Җитәкчеләр арасында балалар иҗаты йорты директоры Илһам Багаутдинов беренче урынны яулады. "Перспектива" муниципаль унитар предприятиесе директоры Валерий Художитков- икенче һәм "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Евгений Иванцов өченче урынга лаек булдылар. Ир- егетләр арасында район үзәк хастаханәсе травмотологы, бадминтон филиалы җитәкчесе Сингх Раджешка тиңнәр булмады. Чуваш Бизнәсе һәм Шланга авылы мәктәпләренең физкультура укытучылары Валерий Юманов белән Дамир Измайлов икенче һәм өченче урыннырны бүлештеләр. Хатын- кызлардан Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Наталия Пустынина үзен иң көчле спортчы итеп күрсәтте. Район үзәк хастаханәсеннән Гүзәлия Маликова аннан аз гына калышып икенче урынны алды, балалар иҗат йортыннан Галина Захарова өченче урын белән чикләнде. Мәктәптә укучы кызлар арасында Зур Аксу урта мәктәбеннән Анжелика Трифонова- беренче, Яңа Элмәле урта мәктәбеннән Олеся Карсакова- икенче һәм Шланга урта мәктәбеннән Л. Нуретдинова- өченче; яшүсмерләр арасында Артем Лаврентьев (Зур Аксу урта мәктәбе)- беренче, Владислав Митрошкин (Зур Аксу урта мәктәбе)- икенче һәм Сергей Юманов (Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе)өченче булдылар. Призлы урыннар яулаган спортчыларга күчмә кубоклар һәм Дипломнар тапшырылды. Ярышларга баш судья Валерий Юманов һәм аның ярдәмчесе Евгений Митрошкин хөкемдарлык итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: