Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 462 кеше шикәр диабеты белән авырый

    Шикәр диабеты - организмда инсулинның җитешмәве яисә аның эшләнеп чыгарылуы түбәнәю аркасында барлыкка килгән эндокрин авыру. Әлеге авыруның тарихы ерак Египет, Греция, Римга барып тоташа. Беренче тапкыр аның билгеләрен грек табибы Аретеусу ачыклый. Билгеле, авыруларны ул вакытта дәвалау бүгенгедән күпкә аерылып торган. Беренче төркемгә караган диабет авырулы кешеләр, мәсәлән, үлемгә...

    -Илгизәр Рөстәмович, Чүпрәле районы халкын да шикәр диабеты читләтеп үтми торгандыр. Бу чир белән бездә еш авырыйлармы, ягъни авыруларның саны артамы?

    -Бүгенге көнгә районда яшәүчеләрнең 1,9 проценты шикәр диабеты авыруына дучар, бу барлыгы 462 кеше дигән сүз. Ел саен 40 лап кеше беренче мәртәбә шушы авыру белән исәпкә алына, үткән 2015 елда 41 кеше иде, шулар арасында бер балада диабет булуы ачыкланды. Барлык авыраучылар арасында мәктәп яшендәге дүрт бала бар, аларның барысы да диабетның беренче төркеменә керә. Гомумән, беренче төркем белән авыраучылар саны-21 кеше, калганнары төрле яшьтәге-437 кеше икенче төркем шикәр диабеты белән авырый.

    Шикәр авыруының ике төре бар. Беренчесе гадәттә, балачакта, яисә яшүсмер вакытта барлыкка килә. Икенчесе белән 40 яшьтән өлкәнрәкләр авырый.

    -Авыру ничек ачыклана?

    -Кан анализларында бу ачык күренә. Ач килеш тапшырылган кан анализы буенча шикәр күләме канда 6,3 ммоль/л дан артмаска тиеш. Күрсәткечләрнең югары булуы, билгеле, организмдагы үзгәрешләр хакында сөйли. Ягъни матдәләр алмашы бозылган, канда глюкоза дәрәҗәсе арткан дигән сүз бу. Боларның барысы да организмда иң мөһим элементларның берсе-инсулинның дөрес бүленмәвеннән килеп чыга. Инсулинны ашказаны асты бизе эшләп чыгара һәм ул кандагы шикәр күләмен тигезләп торучы бердәнбер гормон. Шикәр диабеты белән авыраучы 1 төркем кешеләрдә инсулин гормоны эшкәртеп чыгаручы ашказаны асты бизенең бета-күзәнәкләре бөтенләй үлгән була.

    Авыруның билгеләре: хәлсезлек, еш тирләү, даими сусау, кече йомышны еш үтисе килү, ябыгу, яисә киресенчә нык тазарып китү, аппетит арту, еш кына тәннең кычытуы, мускулларның көзән җыеруы, күз күрүе начарлану тора. Гадәттә, шикәр диабеты белән авыраучы 2 төркем кешеләрдә әлеге билгеләр күренмәскә дә мөмкин, бу исә авыруның яшертен рәвештә "яшәвенә" китерә. Шуңа да табибларда һәрвакыт күзәтелеп торырга кирәк.

    -Ни сәбәпле килеп чыга соң әлеге авыру?

    -Шикәр авыруы барлыкка килүдә, күп очракта, нәсел факторы роль уйный. Шулай ук, башка төр сәбәпләр дә авыруны китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, артык ашау һәм тазарып китү шикәр авыруының көчәюенә китерә. Бу очракта иң кулай чара булып күбрәк хәрәкәтләнү тора. Ашказаны асты бизе авырулары: панкреатит, ашказаны асты бизе рагы һәм башка шундый чирләр дә шикәр авыруын китереп чыгаруга сәбәпче. Вируслы инфекцияләр: кызамык, су чәчәге, грипп та шикәр авыруын китереп чыгарырга мөмкин. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, стресслар кичерү дә авыруның башлангычы була ала. Нинди генә очрак булмасын, авыруны булдырмый калу мөмкинлеге бар, бу үз сәламәтлегеңә җаваплы карау: физик күнегүләр ясау, хәрәкәтләнү, дөрес туклану, күбрәк саф һавада йөрү һ.б.

    Әгәр дә авыручы кеше табиб билгеләгән дәвалануны кабул итми, ашау режимын үтәми, физик күнегүләр ясамый, канындагы шикәрне контрольдә тотмый икән, авыруы тагын да көчәергә мөмкин. Канда шикәр күп булуы аркасында, кан тамырлары һәм нерв системасы зыян күрә. Шикәр авыруы күзләргә, йөрәк тамырларына, нерв системасына, аякларга зыян китерү аркасында, кеше хезмәткә сәләтлеген югалтырга, хәтта инвалидка әйләнергә дә мөмкин.

    -Табиб буларак райондашларга нинди теләкләрегез бар?

    - Медицина күпкә алга китте. Иң элек, шикәр авыруы яшәүне чикләми, диясем килә. Бары тик табиб кушканны үтәргә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк.

    Һәркемгә исәнлек телим, авыраучылар саны мөмкин кадәр азрак булсын иде.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: