Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 15 шәхси хуҗалыкның исерткеч продукция белән сату иткәнлеге ачыкланды

    Илдә эчүчелек проблемасы елдан- ел кискенләшә бара. Бүген табиблар, илебез эчүчелек һәлакәте чигендә тора, дип чаң суга. Эчүчелек-фаҗига чыганагы дип юкка гына әйтмиләр бит. Күпме гомерләр өзелә, гаиләләрдә тавыш- сугыш чыга, балалар ятим, хатыннар тол кала.

    Хатын-кызларның, аналарның аракы эчүләре аеруча кызганыч. Ә халык һаман эчә. Эчүчелекнең сәбәпләре нәрсәдә булырга мөмкин соң? Ул-нәселдәнлек кешенең иртәгәсе көнгә ышанмавы, әхлаксызлык, имансызлык. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Россиядә кеше башына ел саен 18 литр спиртлы эчемлек туры килә икән. Бу күләмне күзаллау өчен шушы кадәр литрны, аракыга әйләндереп, Россиядәге кеше санына тапкырласаң 6,37 миллион тонна чамасы килеп чыга. Бу- кешене ике тапкыр күмәрлек тирәнлектәге, 1273 километр озынлыктагы елга дигән сүз. Аракының минималь бәясе 170 сум дәрәҗәсендә билгеләнүе белән халык контрафакт алкоголь эчемлекләргә өстенлек бирә башлаган. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән -агулану очраклары елдан-ел арту ягында. 30 миллион тирәсе россияле алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллана. Шуларның ике миллионы эчкечелеккә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, ел саен ярты миллион чамасы кешенең шул афәт аркасында гомере өзелә. Кызганычка каршы, аның 30 процентын хатын- кызлар тәшкил итә. Район территориясендә ялган аракы сату очракларының арта баруы да борчу тудыра. Бу хакта РФ Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Марат Сибагатов түбәндәгеләрне сөйләде:

    -Полиция хезмәткәрләре эчүчелек һәм ялган исерткеч эчемлекләр сатуга хас җинаятьләрне профилактикалау буенча планлы эш башкаралар. Чөнки, районда алкоголь базарының криминаллыгы беребезгә дә тынычланырга җирлек калдырмый. Агымдагы елның ун аенда, мәсәлән, законсыз әйләнештә булган 527,75 литр алкогольле эчемлек алынды. 15 шәхси хуҗалыкта исерткеч продукция белән сату иткәнлеген ачыкланды. 1 июль көнне Ульяновск шәһәрендә яшәүче "М" Иске Чүпрәле авылына аракы кайтарып, сату итә. 600 шешәнең 487 сен 60 ар сумнан тиз арада сатып та җибәрә. Автомобиль белән спиртлы эчемлекләр китереп сатуның җиде очрагы теркәлде һәм 168,5 литр сыекча алынды.

    Кайбер кибет хуҗалары рөхсәт ителмәгән вакытта аракы сату тыелганлыгын яхшы белсәләр дә, закон таләбен тупас бозалар. Андый 16 очрак ачыкланды һәм алар закон нигезендә җавапка тартылды. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләрне сату законга каршы килә. Аның өчен закон каршында җавап бирәсе дә бар әле. Ә менә район үзәгендәге бер кибет сатучысы моны аңлап җиткермәгән күрәсең, кичке җиделәр тирәсендә яшүсмер егеткә спиртлы эчемлек саткан һәм аз да түгел, күп тә түгел 30 (!) мең сум штрафка тартылды. Әле күптән түгел генә бер яшүсмергә 4,7% катылыкта 0,5 литр сыра саткан өчен Яңа Дуван авылы кибете сатучысына да административ бөркетмә төзелде һәм районның җәмәгать судына җибәрелде.

    -Марат Вячеславович, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан суррогат аракыларны сатуга чыгармас өчен, ягъни аларны эчеп халыкның агулануын кисәтү максатыннан махсус рейдлар да үткәрелеп тора. Ул чараларның файдасы бармы?

    -Әлбәттә, бар. Әле менә 1 декабрьдән 14енә кадәр "Алкоголь" операциясе үткәрдек. Шушы чорда гына да Борындык тимер юлы һәм Иске Чүпрәле авылында алкогольле продукцияне өйдән сатуның ике очрагы теркәлде. Бернинди документларсыз аракы төяп баручы өч автомобиль тоткарланды. Аларның өчесе дә Ульяновск шәһәреннән икәнлеге ачыкланды. Казахстан Республикасында җитештерелгән "Кристалл" һәм "Парламент" этикеткалы шешәләрдәге эчемлекне сату берәүнең кесәсен калынайтса, икенчеләрнең сәламәтлеген агулар иде, югыйсә. "Казахстан аракысы"н арзан бәясенә кызыгып алалар. Шул эчемлекләрне туйлар, банкетлар үткәргәндә дә өстәл түренә куялар. 50 сумга чын аракы була алмаганны күптән аңларга вакыт. Бәясе генә дә аның яшерен юл белән районга китерелгән контрафакт булуы турында сөйли. Андый алкогольне аз күләмле партияләрдә, кечкенә машиналарда ташыйлар. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ялган аракы сату каналларын ябу буенча һәм законсыз эшчәнлек алып баручылар белән киеренке көрәш туктаусыз дәвам итә.

    Редакциядән: Исегезгә төшерәбез, сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлеген тикшереп карыйсыгыз килсә, аны интернет челтәрендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң, алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат аласың. Шулай ук кәрәзле телефоннан 5-114-115 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Киресенчә булган очракта, продукцияне сатып алудан баш тартырга һәм кичекмәстән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79 шалтыратырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: